news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2010 елда күз авыруларына 5 меңнән артык югары технологик операция ясалачак

Узган ел Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 4942 югары технологик операция ясалган

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Узган ел Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 4942 югары технологик операция ясалган. Клиникадан “Татар-информ” хәбәрчесенә бирелгән мәгълүматка караганда, хастаханәдә микроинвазив һәм лазер хирургиясе ярдәмендә глаукома, катарактаны дәвалау, күзнең берләштерелгән патологиясен витреоретиналь хирургия ярдәмендә, күз һәм күз чокыры җәрәхәтләре булганда роеконструктив-пластик хирургия, күз челтәре зарарланганда хирургия һәм нурланыш ярдәмендә дәвалау кебек ысуллар кулланылган.
2009 елда югары технологик медицина ярдәме кулланып ясалган операцияләр саны ике тапкырга арткан. Операцияләрнең 75 проценты катаракта авыруына туры килгән. Быел хастаханә югары технологик операцияләр санын тагын арттырырга ниятли. 2010 елда хастаханәдә 5593 операция ясау планлаштырыла. Бу, 20109 ел белән чагыштырганда, 13 процентка күбрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot