news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 елда Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләр исемлеге билгеле булды

Быел Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, лаеклылар эшләрен караганнан соң, ТР Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча Комиссия 9 кандидатны тәкъдим итәргә булды

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, лаеклылар эшләрен караганнан соң, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча Комиссия 9 кандидатны тәкъдим итәргә булды.
Алар – 2005 елда чыккан “Мәгарә: шигырьләр, поэмалар” шигырьләр җыентыгы һәм 2008 елда дөнья күргән “Ташка ордым башны: хикәяләр, эсселар” җыентыгы өчен әдип Ркаил Зәйдулла; “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе өчен язучы Фоат Садриев; “100 татар халык җыры” аудиоҗыентыгын чыгарган, татар халкы җырларын популярлаштырган һәм профессиональ башкарган өчен җырчы Мирсәет Сөнгатуллин; “Женский лик Победы” бишенче симфониясе һәм фортепиано белән оркестр өчен “Минем Казаным” 1-нче концерты дигән симфоник әсәрләрен иҗат иткән Шамил Тимербулатов.
1995-2009 елларда концерт программаларын, шул исәптән “Дустыма”, “Чарующие звуки баяна” төзегән һәм югары дәрәҗәдә башкарган өчен Владимир Федотов; “В.Качаловка һәйкәл” һәм “Хәйриячегә һәйкәл” сыннарын иҗат иткән Асия Миңнуллина; “Атып үтерү” рельефы, “Ана Ватаныбыз” һәйкәле, “Шәҗәрә” һәм “Шигърият агачы” сыннарын иҗат иткән Илдар Ханов; “Тукай рухы - мәңгелек” сериясе өчен “Чыңгызхан” иҗади берләшмәсе рәссамнары коллективы (аерым алганда Ринат Харисов, Вәсил Ханнанов, Рәсыйх Әхмәтвәлиев) һәм Мансур Гыйләҗевның “Бурлак” әсәре буенча спектакль куйган һәм баш рольләрне уйнаган Яр Чаллы татар дәүләт театры төркеме (аның составына пьеса авторы Мансур Гыйләҗев, режиссер Фаил Ибраһимов, Демьян Потапович ролен башкарган Инсаф Фәхретдинов, Гаяз ролен башкарган Рәфыйк Каюмов керә) шулай ук премиягә лаеклы кандидатлар дип таныла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100