news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 елда 98 мең татарстанлыны җәмәгать эшләренә урнаштыру күздә тотыла

2010 елда Татарстанда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү төбәк программасын финанслау күләме 3 миллиард сум булыр дип планлаштырыла

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар–информ”, Михаил Миронов). 2010 елда Татарстан Республикасында глобаль финанс кризисы йогынтысының тискәре нәтиҗәләрен бетерү буенча кисәтү чаралары төбәк программасын гамәлгә ашыру 3 миллиард сумга төшәчәк. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәтенең беренче вице–премьеры Равил Моратов үткәргән тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышында әнә шундый мәгълүматлар китерелде.
Киңәшмәдә китерелгән мәгълүматларга караганда, 2010 елда Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар төбәк программасы Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә расланган һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә тапшырылган.
2009 елның 28 декабрендә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Жуков катнашында узган киңәшмәдә республика өчен 2985,3 миллион сум күләмендә таләп ителгән бюджет финанс ресурсларының гомуми күләме килештерелде, аның 209,6 миллионы – Татарстан Республикасы, 2775,7 миллион сумы Россия Федерациясе бюджетыннан.
2010 елда программада катнашучы предприятиеләрнең исемлеге тармак министрлыклары гаризалары буенча формалаштырылды.
Быела программаны гамәлгә ашыруның яңа юнәлеше – инвалидлар өчен эш урыннары булдыруны субсидияләү барлыкка килде. Татарстанда физик мөмкинлекләре чикләнгән 200 кешегә эшкә урнашканда ярдәм күрсәтү күздә тотыла.
Программаны гамәлгә ашыруның төп юнәлеше – җәмәгать эшләре. Барлыгы 98 мең татарстанлыны эшкә урнаштыру ниятләнә.
Шулай ук кече эшкуарлык һәм эшсез гражданнарның үзмәшгульлеген үстерүгә ярдәм күрсәтеләчәк, бу 19 мең яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләү максатыннан мөрәҗәгать иткән 200 кешегә адреслы ярдәм күрсәтү күздә тотыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100