news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2010 елда 1454 татарстанлы федераль клиникаларда дәваланачак

Быел Татарстан Республикасы Россия Федерациясе гражданнарына югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүгә федераль бюджеттан 298,1 миллион сум күләмендә субсидия ала

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Быел Татарстан Республикасы Россия Федерациясе гражданнарына югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүгә федераль бюджеттан 298,1 миллион сум күләмендә субсидия ала. 2009 ел белән чагыштырганда, быел әлеге сумма 136,2 миллионга күбрәк бирелә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, акча дарулар, имплантлар, имплантатлар һәм башка шундый кирәкле кыйбатлы медицина материалларын сатып алуга, югары технологик медицина ярдәме күрсәтә торган табибларга хезмәт хакын түләүгә юнәлтеләчәк.
2010 елда федераль бюджет исәбенә Республика балалар клиник хастаханәсе, Төбәкара клиника-диагностика үзәге һәм Республика клиник хастаханәсе югары технологик медицина ярдәмен күрсәтәчәк. Быел беренче тапкыр Республика клиник онкология диспансеры да әлеге ээшкә кушылачак. Нейрохирургия, травматология һәм ортопедия, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе кебек юнәлешләргә акушерлык һәм гинекология, комбустиология, онкология, педиатрия, урология һәм трансплантология кебек яңа юнәлешләр буенча медицина ярдме күрсәтеләчәк. Татарстан клиникаларында федераль бюджет исәбенә республикабыздан 2807 кеше дәваланачак. Шулай ук быел 1454 кеше федераль медицина үзәкләрендә медицина ярдәме алу бәхетенә ия булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot