news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 ел - Зәки Вәлиди Тоган елы

ТҮРКСОЙ оешмасы генераль директоры Дүсән Касәинов 2010 елны төрки дөньяда Зәки Вәлиди Тоган елы итеп игълан итәчәкләрен белдерде

(Истанбул, 24 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Күренекле тарих галиме һәм сәясәтче мәрхүм Зәки Вәлиди Тоганнның тууына киләсе яңа елда 120 ел тула. Бу җәһәттән Истанбул каласында аны искә алу җыены булып узды. Әлеге чара ТҮРКСОЙ оешмасы һәм Ауразия институты тарафыннан заманында Зәки Вәлиди эшләгән Истанбул университетында оештырылды.
Чарага ТҮРКСОЙ оешмасы генераль директоры Дүсән Касәинов, Башкортстан дәүләте тышкы эшләре һәм сәүдә министрлыкларының Төркиядәге вәкиле Каншаубий Мизиев, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Айдар Гашигуллин, Ауразия институты мөдире Хайати Түфәкчеоглу, күп санлы тарих галимнәре һәм студентлар катнашты. Җыелышны Зәки Вәлиди Тоганның элеккеге шәкерте, тарих галиме, профессор Абдулкадир Донук алып барды.
Легендар тарихчыны искә алу чарасы “Тарих язар идем ташыңа” исемле документаль фильм күрсәтү белән башланып китте. Башкортстан дәүләт телевидениесенең “Хәзинә” тапшырулары авторы, танылган курайчы Юлай Гайнетдинов әлеге тапшыруны Зәки Вәлиди Тоганның “Хәтирәләрем” китабына нигезләп эшләгән. Шулай ук галимнең фольклор буенча башка әсәрләрен дә файдаланган. Документаль фильм Зәки Вәлидинең туган авылы, нәселе турында гаять җентекле мәгълүмат бирүе белән кызыклы булса, игътибарны иң нык җәлеп иткәне - анда Вәлидинең тавышын, сагыш –сагыну тулы башкорт халык җырларын җырлаганын ишетергә була:
“Ирмәк кенә тауның, әй, башында
Әнә утыра ялгыз бер каен.
Чит илләргә китеп, мәхрүм итеп
Калдырасың бит җанкаем...” Үзе исән вакытта аудиотасмага кызы һәм хатыны яздырып алган ул моңнар беренче булып әлеге фильм аша халыкка җиткерелде. Тапшыруның исеме Зәки Вәлиди башкаруындагы бер халык җырының “Исән-сау кайтсам Уралыма, тарих язар идем ташыңа” сүзләреннән алынган. Тамашачылар фильмны зур кызыксыну белән карадылар.
Чарага галимнең балалары Исәнбикә белән Сүбәтәй Тоган да чакырылган. Алар әтиләре турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Атасы кебек үк тарих галиме булган профессор Исәнбикә Тоган балачагында Зәки Вәлидинең курайда еш уйнаганын, ләкин озак еллар фатир арендалап яшәп, ниһаятендә үз өйләрен җиткереп кергәннән соң кулына курай алмаганлыгын белдерде. Ул: “Әтием үз йортын булдырганнан соң, туган иленә кайту өметен өзгән булса кирәк, яңа өебездә бүтән курайда уйнаганын ишетмәдек. Кызганыч, хәтта күз карасы кебек саклап тоткан әлеге музыка коралын кая куйганлыгын да белмибез”, - диде ачынып. Исәнбикә ханым документаль фильм белән бәйле фикерләрен дә җиткерде. Ул аның исеме белән бик үк килешеп бетмәгәнлеген белдереп: “Бервакыт әнием әтиемә: “Башкортстанга кайтсаң, анда нишләр идең?”- дип сорады. Әтием бер авыл мәктәбендә балалар укытырга теләгәнлегенә әйтте. Аның бу фикерен еш ишетә идек. Ләкин ул беркайчан да туган иленә кайтып, аның ташына тарих язу кебек төшенчәләр эчендә булмады. Ул бары тик башкорт авылы балалары өчен гади бер мөгаллим булырга тели иде”, - дип сөйләде.
Тыңлаучылар Зәки Вәлидинең элеккеге студенты, 1964-1968 еллар арасында ассистенты булган, озак еллар Мимар Синан университетының тарих кафедрасын җитәкләгән тарих профессоры Гүлчин Чандарлыоглуның чыгышыннан Зәки Вәлидинең беленмәгән яклары турында хәбәрдар булдылар. Ул: “Остазыбыз Зәки Вәлиди безнең яхшы тарихчы булуыбызны теләп, безгә иң азында 7 тел: инглизчә, алманча, французча, русча, гарәпчә, фарсыча, кытайча өйрәнергә куша иде. Шунлыктан аның студентлары бүгенге көндә төрек дөньясының иң сыйфатлы тарихчылары”, - дип, мәрхүм галимнең шәхси сыйфатларын искә төшерде, аның китапларны яратканлыгын, университет китапханәсен ничек баетырга тырышканлыгы турында сөйләде.
Башкортстан мәдәният министрлыгының ТҮРКСОЙ оешмасындагы вәкиле Әхәт Салихов Зәки Вәлиди исеменең туган илгә кайчан, ничек кире кайтканлыгы, бүгенге көндә туган авылы Күзәндә һәм Уфада музей эшләп килгәнлеге, бик күп шәһәр һәм район урамнарына галимнең исеме бирелгәнлеге, хәтта Ташкенттагы бер урамның да Зәки Вәлиди Тоган исемен йөрткәнлеген бәян итте. Шул исәптән Санкт-Петербург университетында Зәки Вәлиди Тоган исемендә төрки халыкларны өйрәнү институты ачылганлыгын, шул ук уку йортының көнчыгыш телләре факультетында Зәки Вәлидигә бюст куелганлыгын белдереп, бу мәсьәләгә Төркиянең әлегә кирәкле игътибар биреп җиткермәгәнлеген ассызыклады.
ТҮРКСОЙ оешмасы җитәкчесе Дүсән Касәинов чыгышында 2010 нчы елның төрки дөньяда “Зәки Вәлиди Тоган елы” итеп игълан ителәчәген, галимнең тууына 120 ел тулу мөнәсәбәте белән Төркиядә халыкара “Профессор Зәки Вәлиди Тоган һәм тарих” конференциясе оештырырга җыенганлыкларын ачыклады.
Башкортстан дәүләтенең Төркиядәге вәкиле Каншаубий Мизиев Башкортстан Илбашы Мортаза Рәхимовның да Зәки Вәлидине искә алу чараларын олылап үткәрү буенча фәрман имзалаганлыгын, Уфада галимгә һәйкәл куелачагын, Төркиядә Башкортстанны таныту чаралары, шул исәптән Истанбулда башкорт сабан туе үткәреләчәген хәбәр итте.
Профессор Абдулкадир Донук йомгаклау нотыгында Истанбул университеты тарих факультетында Зәки Вәлидинең эш өстәле сакланганлыгын, аны киләчәктә Башкортстандагы Зәки Вәлиди музеена тапшырырга теләгәнлекләрен белдерде.
Билгеле булганча, Әхмәтзәки Вәлиди Тоган Истанбул университетында 1927 елдан 1970 елга кадәр гомуми тарих буенча лекцияләр укыган, меңләгән тарихчы җитештергән. 1953 елда шул ук уку йортында Ислам энциклопедиясе институтын корып, озак вакытлар җитәкчелек иткән. Әлеге институтның китапханәсен булдыруга зур көч куйган, юкны бар итеп, йөзләгән шәкерткә белем юлының сукмагын ачкан. Тик, кызганыч, бүгенге көндә әлеге китапханә студентларның, яшь галимнәрнең файдалануына бирелмичә, университетның подвалында саклана.
“Чит ил галимнәренчә “корифей” дип йөртелгән Зәки Вәлиди Тоганның тууына 120 ел тулу уңаеннан Истанбул университеты җитәкчелеге үз фидакарь фән эшлеклесенең хатирәсен зурламый калмас, һичьюгы әлеге китапханәне лаек бер урынга урнаштырып, кире кулланышка бирер дип ышанасы килә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100