news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 ел кече бизнес өчен түбән салым ставкалары саклану елы булачак

Бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен законнар белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен законнар белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Журналистларның сорауларына Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев белән ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет рәисе урынбасары Александр Леманов җавап бирде.

Татарстанда “Кече бизнеска программалы ярдәм турында” гы тәүге закон 1999 елда кабул ителгән иде. 5 елдан соң закон рәвешен алган кече бизнеска ярдәм буенча яңа программа кабул ителде. Аның гамәлдә булу вакыты киләсе елда тәмамлана. ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев бу канунны инде хәзер үк мораль яктан искергән дип саный. “Законнар хәзер кече бизнес дигәндә урта бизнесны да күздә тота. Моннан 2 ел элек кабул ителгән федераль закон “Кече һәм урта бизнеска ярдәм турында” дип атала. Әлеге федераль канунда кайбер параметрларны субъектлар дәрәҗәсендә норматив җайга салу каралган”, -дип белдерде ул. Бүгенге көндә республикада кече һәм урта бизнеска ярдәм буенча яңа закон проекты эшләнә. Документ парламентта беренче укылыштан узып, 3 декабрьдә депутатлар тарафыннан икенче укылышта тикшереләчәк.

Закон рәвешендәге гамәлдәге кече һәм урта бизнесны үстерү программасы, бүгенге матбугат очрашуында искәртелгәнчә, төп параметрлары буенча үтәлүгә якын. Марат Галиев сүзләренә караганда, 2009 елда кече һәм урта бизнесның республика икътисадында чагыштырма авырлыгы 27 процент булыр дип көтелә. “Бу үсешкә башка эре тармакларда төшү күзәтелгәнгә ирешелде. Шуңа күрә, кече бизнесның икътисадтагы чагыштырма авырлыгын күтәрү белән бәйле проблема кала әле”, -ди парламент комитеты рәисе. Марат Галиев белдергәнчә, хәзер ТР Хөкүмәте 2011-2016 елларга республиканың социаль-икътисади үсеше турында программа эшли башлаган. Анда аерым тематик бүлекләр каралып, шуларның берсе кече һәм урта бизнеска ярдәм турында булачак.

Сингапурда, мәсәлән, кече һәм урта предприятиеләрдә өстәмә кыйммәт үсеше проценты кече бизнес үсешендә хәлиткеч индикатор булып тора. Бу - кече бизнесның арадашчы эшчәнлеге турында түгел, ә производство, интеллектуаль эшчәнлеге турында да сөйли. Кече бизнеста интеллектуаль эшчәнлек димәктән, монда үз проблемалары бар. Марат Галиев белдергәнчә, федераль үзәк бу  җәһәттән җитди адым ясады: Гражданлык кодексының интеллектуаль милек турында дүртенче бүлеге кабул ителде. Шулай итеп интеллектуаль милек Россия тарихында беренче тапкыр бәя буларак кабул ителде. Беренче адым ясалса да, интеллектуаль милекне законнар комплексы белән тәэминү әлегә юк. Бүген интеллектуаль бәяне предприятиеләр балансына, бухгалтерлык хисабында исәпкә алу өчен норматив актлар җитми. “Хәзер Россияне модернизацияләү, инновацияле технологияләр турында сөйлибез. Дөнья илләрендә венчур фирмалары инновацияләр өлкәсендә эшмәкәрлекнең кече формалары санала. Ул зур рисклар белән бәйле яңа технологияләрне сынауда чагыла. Республикада кече бизнесны үстерүгә кагылышлы яңа эшләнгән закон проектында нәкъ менә кече бизнесның инновация белән бәйле өлеше приоритет итеп куелган”, ди Марат Галиев.


Әлеге яңа закон проектын беренче укылышта караганда, дәгъва белдерүчеләр күп булган. “Без бу законнарны үз вәкаләтләребез кысаларында гына кабул итә алабыз. Федераль дәрәҗәдә хәл ителә ала торган мәсьәләләр бары федераль законнар белән генә көйләнә ала”, - ди комитет рәисе.

ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет рәисе урынбасары Александр Леманов яңа закон проектын комитет эшчәнлеге өчен бик мөһим дип бәяләде. Анда эшмәкәрләргә ярдәмнең конкрет формалары күрсәтелеп, ул федераль дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, эшмәкәрлек өчен өстәмә акчалар отарга ярдәм итә ала.

Очрашуда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүче кайбер башка норматив актлар хакында да сүз булды. Мәсәлән, кризис шартларында алдан исәпләнгән керем салымы ставкасын киметү турында узган ел 1 елга исәпләнгән закон кабул ителгән иде. Әлеге документ нигезендә, аның ставкасы матди җитештерү белән бәйле тармакларга 15 проценттан 5 процентка, калганнарга 10 процентка калдырылды. Ставканы киметү турындагы закон бер елга гына каралган булса да, катлаулы вәзгыятьне күздә тотып, аны тагын бер елга озайту турында карар кабул ителгән. Шулай итеп, 2010 ел кече бизнес өчен түбән салым ставкалары саклану елы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100