news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 ел башыннан янгында 31 кеше һәлак булган

Быелның 24 гыйнварына булган мәгълүматка караганда, республикабызда 237 янгын чыгу очрагы теркәлгән

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быелның 24 гыйнварына булган мәгълүматка караганда, республикабызда 237 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Янгында 31 кеше һәлак булган. Бу, 2009 елның шул чор белән чагыштырганда, 20 процентка кимрәк. Янгын чыгу сәбәпләре булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау, технологик режимны бозу һәм электр җиһазлары белән дөрес файдаланмау тора. Бу турыда бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгын чыгуны контрольдә тоту Идарәсе башлыгы урынбасары Фәрит Шәмратов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, быел янгында балалар гомере саклап калынган – бер бала да һәлак булмаган. Узган ел нәтиҗәләренә килгәндә, 2009 елда Татарстанда 3739 янгын чыгу очрагы күзәтелгән. Янгында 275 кеше һәлак булган. Янгын чыгуның төп сәбәпләре – утны саксыз куллану, электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау, мич җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу булган.
Быелгы кыш айларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, Дәүләт янгын чыгуны контрольдә тоту Идарәсе узган елның көзендә үк 8 эре энергия предприятиесендә, 700 җылыту казаннарында тикшерү уздырды. 700дән артык юридик зат һәм вазифа башкаручы 1 миллион 200 мең сумга административ җаваплылыкка тартылган.
Фәрит Шәмратов әйтеп үткәнчә, барлык янгын очракларының 76 проценты торак фондына туры килә. Узган ел гына торак йортларда 678 янгын чыга. Кышкы салкын көннәрдә кешеләр электр җиһазларын күпләр куллана башлый. Шәхси торак йортларда мич яндыру вакыты озынайтыла. Бу, үз чиратында, янгын чыгу ихтималын арттыра. “2009-2011 елларда янгын куркынычсызлыгы” республика максатчан программасы кысаларында быел бюджеттан 86 миллион сум торак фондын янгыннан саклау чараларына юнәлтеләчәк. Шул ук вакытта күп фатирлы 8 мең торак йортта электр җиһазларын ремонтлау таләп ителүен дә әйтеп китәргә кирәк.
“Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү эшендә кайбер проблемалар чыга. Иске йортлар бүгенге заман электр җиһазлары эшләвенә исәпләнмәгән. Кешеләр электр җиһазларын файдалануның кагыйдәләрен белеп бетерми. Шулай ук кар көртләре күп булу сәбәпле, янгын чыккан объектка янгын сүндерүчеләргә барып җитәргә авыр була. Кышта су чыганакларын җылыту мәсьәләсе дә актуаль кала”, - диде Фәрит Шәмратов.
Дәүләт янгын чыгуны контрольдә тоту Идарәсе башлыгы урынбасары әйтүенә караганда, республика халкы тарафыннан гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү янгынга китермәс. Алар - ягылган мичне караусыз калдырмау; бер розеткага өчтән артык көнкүреш җиһазын тоташтырмау; төзек булмаган җиһазларны кабызмау; тоташтырылган электр приборларын караусыз калдырмау.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100