Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2010 ел башында поездларда пассажирлар агымы кимү темплары акрыная төшкән
Ерак маршрутларда пассажирлар агымын арттыру өчен, “Россия тимер юллары” быел юл йөрүгә махсус тарифлар булдырып, ташламалар программасын тәкъдим итә
(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Агымдагы елның узган ике аенда Россия тимер юлларында ерак араларда пассажирлар агымы кимү темплары акрыная төшкән. Бу хакта РТЮ рәсми сайты хәбәр итә.
Быел гыйнвар-февраль айларында ерак араларга йөрүче поездларда13,95 млн. пассажир ташылган. 2009 елның шул чорында 14,89 млн. пассажирга хезмәт күрсәтелгән булган. Агымдагы ел башында пассажирлар ташу күләме 6,4 процентка төшкән. Узган ел йомгаклары буенча, Россия тимер юллары челтәрендә ерак араларга йөрүче поездларда пассажирлар ташу 11,8 процентка кимегән иде. Шулай итеп, 2010 елның ике аенда пассажирлар ташу күләме төшүнең акрынаюы күзәтелә.
Ерак маршрутларда пассажирлар агымын арттыру өчен “Россия тимер юллары” җәмгыяте быел юл йөрүгә махсус тарифлар булдырып, ташламалар программасын тәкъдим итә. Узган елның декабрендә, мәсәлән, билетны 10 көннән иртәрәк рәсмиләштергәндә, барлык поездларда купе вагоннарның өске урыннарында бару бәясенә 50 процентлы ташлама кертелгән иде. Ул агымдагы елның март ахырына кадәр гамәлдә булачак. Яңа ел бәйрәмнәренә билгеләнгән поездларның яртысында диярлек купе һәм СВ вагоннардагы урыннарга 50 процентлы ташлама булдырылган иде. 1 апрельдән юлга кузгалучы Мәскәү-Санкт-Петербург-Мәскәү фирма поездларында баруга да махсус тарифлар кертелде. Пассажирларга аның буенча 5-20 проценты берничә төр ташлама тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз