news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 ел ахырына ТР сәнәгатьтә җитештерү күләме 915 млрд. сумнан ким булмаска тиеш

Республика сәнәгатенең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалып, агымдагы елга бурычлар билгеләнде

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Узган ел Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү күләме 860 млн. сум тәшкил иткән. Аның яртысыннан артык өлешен файдалы казылмалар чыгару, химия сәнәгате һәм транспорт чаралары, җиһазлар җитештерү алып тора. Икътисади кризис йогынтысы буларак, сәнәгатьтә җитештерү күләме 8,5 процентка төшкән. 2009 елда сәнәгатьтә җитештерү индексы шул сәбәпле , 2008 елга караганда, 91,5 процент кына булган. Сәнәгатьтә уртача хезмәт хакына килгәндә, аның күләме 2008 елгы дәрәҗәдә сакланып калган диярлек- 16 мең 900 сум. Кризис тармак предприятиеләрендә эшләүчеләр саны кыскаруга китерде. Хезмәт базарында кризиска каршы чаралар планын вакытында куллану гына зур югалтуларсыз чыгарга булышкан. Ел дәвамында сәнәгать, сәүдә предприятиеләренең эшсез калган 87 меңнән артык хезмәткәре вакытлыча эшкә урнашытырылган, иҗтимагый эшләргә җәлеп ителгән. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында яңгырады. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында узган утырышка шулай ук ТР сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, ТР Президенты, Дәүләт Советлары Аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре, министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республиканың Алмания, Украинадагы партнерлары, ТР Россия төбәкләрендәге вәкиллекләре, сәүдә йортлары җитәкчеләре һ.б. чакырылган иде.
Республика сәнәгатенең эш йомгаклары хакында хисап тоткан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белдерүенчә, икътисади кризис нәтиҗәсендә иң зур югалтуларны автомобиль төзелеше тармагы кичергән. Биредә товар продукциясе күләме 63 млрд. 300 млн. сум булып, сәнәгатьтә җитештерү индексы, 2008 елга караганда нибары 48,7 процент булган. Ә менә төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча, авыр шартларда узуына карамастан, узган ел Татарстан өчен уңышлы булган дип әйтергә нигез бар. Ул , 2008 елга караганда, 11 процентка артып, 145 млрд. сумга җиткән. Инвестицияләрнең төп өлеше “Татнефть”, “КАМАЗ” ААҖ, “ТАИФ” компанияләр төркеме, энергетика комплексы компанияләренә туры килә. Нефть, газ, химия комплексы да җитештерүнең планлы күрсәткечләрен үтәүгә ирешкән. Барлыгы 32 млн. 400 мең тонна нефть чыгаруга ирешелгән (0,7 процентка артыграк). Кече нефть компанияләре “кара алтын” чыгару күләмен 6 млн. 600 мең тоннага җиткерә алган. Нефть эшкәртү предприятиеләрендә 180,5 млрд. сумлык нефть продукты җитештерелеп, җитештерү индексы үсеше 4,7 процент тәшкил иткән. Нефть химиясе комплексына килгәндә, биредә җитештерү күләме 142 млрд. сумнан артык. Химия производствосындагы җитештерү индексы, 2008 елга караганда, 7,5 процентка артыграк булган.
2009 елда республиканың энергетика системасы генерация куәтләрененең тотрыклы үсешен тәэмин итә алган. Электр энергиясен җитештерү күләме 20 млрд. киловатт/сәгатькә якын, җылылык энергиясенеке - 27 млн. гигакалорий булган. Товар продукциясе күләме 33 млрд. сум тәшкил итеп, җитештерү индексы 94,1 процент тәшкил иткән. Равил Зарипов ассызыклаганча, энергия системасының алга таба конкурентлы булып, нәтиҗәле һәм алдан күреп үсешен тәэмин итү өчен быел 2030 елга кадәрге чорга Татарстанда ягулык-энергетика комплексы үсеше программасын эшләргә кирәк. Шулай ук 2015 елга һәм 2020 елга кадәрге чорга электр энергетикасы үсешенең перспектив схемаларын эшләү зарур.
Җиңел сәнәгатькә килгәндә, аның җитештерү күрсәткечләре азрак кими төшкән. Текстиль һәм тегү производствосында җитештерү индексы 99,6 процент булса, күн эшләнмәләр җитештерүдә- 86 процент чамасы. “Шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә федераль Хөкүмәт тарафыннан тармакта хәлне җайга салу чаралары күрелә. Чимал һәм материаллар алуга кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләү механизмнары булдырылган. Узган ел Татарстанның җиңел сәнәгать предприятиеләре 15 млн. сумлык субсидияләр алуга иреште”,-ди министр. Равил Зарипов белдерүенчә, быел ил күләмендә тармак предприятиеләрен техник яктан яңадан җиһазландыруга субсидияләр күләме 2 тапкырга артачак һәм 200 млн. сум булачак. Ә чимал һәм материаллар сатып алуга субсидияләр күләме 1,6 тапкырга (320 млн. сумга кадәр) артырга тиеш.
Татарстанда җиңел сәнәгатьне үстерүгә комплекслы якын килү максатыннан, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге белән бу ел ахырына кадәр 2015 елга кадәрге чорга җиңел сәнәгатьне үстерү стратегиясен эшләп, расларга җыена.
Агымдагы елда тармак алдында торган башка бурчылардан, Равил Зарипов, ел ахырына сәнәгатьтә җитештерү күләмен 915 млрд. сумга җиткерүне, сәнәгатьтә җитештерү индексын 3 процентка арттыруны атады. Шулай ук машина төзелеше предприятиеләренә дәүләт ярдәме чараларын эшләү, сакчыл җитештерү принципларны кертү, яңа тармак концепцияләрен эшләп, гамәлгә ашыру өстенлекле бурыч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100