news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2009 елның беренче кварталында Татарстанда кәрәзле элемтә хезмәтләренә тарифлар артмаячак

Алга таба да бәяләрне тотып торып булырмы?

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның беренче кварталында Татарстанда кәрәзле элемтә бәяләре үзгәрмәячәк. Бүген бу хакта журналистларга ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов белдерде.
Билгеле булганча, эре кәрәзле федераль операторлар (МТС, “Билайн” һәм “Мегафон”) Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә элемтә тарифларын арттыру турында игълан иткән иде. Фәрит Фазылҗанов хәбәр иткәнчә, Татарстанда, кризиска каршы чаралар планы кысаларында, бу операторлар белән (алар ТР кәрәзле элемтә базарының 90 процентын алып тора) агымдагы елның беренче кварталында тариф сәясәтен үзгәртмәү хакында килешү төзелгән. Аның нигезендә, муниципаль берәмлекләр үз территорияләрендә кәрәзле элемтә операторларына база станцияләрен урнаштыруда ярдәм итүгә, станцияләр урнашкан җирләр өчен аларга аренда түләвен күтәрмәүгә йөкләмә ала. Беренче квартал тәмамлануга бер айдан азрак вакыт калып бара. Алга таба да бәяләрне тотып торып булырмы? Фәрит Фазылҗанов аңлатуынча, бу икътисади хәлгә бәйле булачак. Тариф сәясәте операторларның коммуналь һ.б. чыгымнарына бәяләр үзгәрүенә бәйле рәвештә формалашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot