news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2009 елда ТР яшәү сыйфатын тәэмин итү буенча иң нәтиҗәле эшләүчеләр игълан ителде

Республикада министрлык-ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеген бәяләүдә яшәү сыйфаты төп критерий итеп алына

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республикада министрлык-ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеген бәяләүдә яшәү сыйфаты төп критерий итеп алына. 2009 елда бу күрсәткечне тәэмин итү буенча Юстиция, Финанс, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр, Сәламәтлек саклау, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыклары лидерлар булган. Сәламәтлек саклау министрлыгы, гомумән, идарә системасында әйдәп баручы рольгә чыккан.

Муниципаль берәмлекләрдән, яшәү сыйфатын тәэмин итү буенча иң нәтиҗәле эшләүчеләр- Казан шәһәре, Әлмәт, Азнакай, Буа, Лаеш, Түбән Кама, Тукай, Чирмешән муниципаль районнары. Ә менә Бөгелмә һәм Апас районнары позицияләрен беркадәр төшергән. Бу мәгълүматлар бүген ТР 2009 елда социаль-икътисади үсеш йомгакларына багышланган коллегия утырышында яңгырады.

news_right_1
news_right_2
news_bot