Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2009 елда ТР да күчемсез милек бәясе рекордлы рәвештә түбән булган
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республикада җир участоклары һәм күчемсез милек объектлары бәяләренең, аренда һәм депозит ставкаларының 2009 елның декабре өчен мониторингы эшләнде
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республикада җир участоклары һәм күчемсез милек объектлары бәяләренең, аренда һәм депозит ставкаларының 2009 елның декабре өчен мониторингы эшләнде.
Министрлыкның бәяләү бүлеге белгечләре уздырган анализ 2009 елда Татарстанда күчемсез милек бәясенең, соңгы берничә ел белән чагыштырганда, рекордлы рәвештә түбән булуын ачыклаган. Мәсәлән, Казанда, офис бүлмәләренең 1 кв. метры урнашкан җиренә карап уртача 16 мең сумнан 45 мең сумга кадәр тәкъдим ителгән. Ел башыннан аның бәясе 8-10 процентка төшкән. Сәүдә-сервис биналарына килгәндә, аларның 1 кв. метры 19 мең -50 мең сум аралыгында тирбәлгән. Бу очракта бәяләрнең ел башына караганда уртача 24 процентка кимүе күзгә ташлана. Җитештерү һәм склад биналарының 1 кв. метры 7 мең сумнан 20 мең сумга кадәр торган. Биредә төшү 15 процент чамасы.
Беренчел торак базарына килгәндә, узган елның декабрендә аның бәясе кайбер очракларда үзкыйммәте дәрәҗәсенә якынлашкан. Әмма процентлап караганда, кризиска кадәр торак бәяләре нык күтәрелгән кайбер шәһәрләрдән аермалы буларак, Казанда беренчел торак бәясенең төшүе алай ук зур түгел. Бер ел эчендә аның бәясе уртача 10-25 процентка кимегән. Яңа файдалануга тапшырылган яки төзелеш тәмамлану алдында булган йортларда бер квадрат метр 33-38 мең сумнан, төзелүче йортларда- 27-32 мең сумнан тәкъдим ителгән.
Икенчел торак базары өчен узган ел бәяләр төшү белән генә түгел, базардагы торгынлык белән дә истә калачак. Казанның икенчел торак базарында, мәсәлән, бәяләр уртача 12-15 процентка төшкән. “Ленинград”проекты буенча төзелгән стандарт фатирлар бәяләренә килгәндә, бер бүлмәлеләр -1,2 -1,3 миллион сум торган. Шундый ике бүлмәле фатир бәяләре 1,7 миллион сумнан башлана, өч бүлмәлеләр- 2,1-2,5 миллион сум тора. Чаллыда исә торак бәяләре 1 кв. метр өчен 22 мең -30 мең сум арасында тирбәлә.
Җир кишәрлекләре бәяләре динамикасына килгәндә, ул күчемсез милекнекеннән беркадәр аерыла.Республика буенча җир участокларының базар бәясе ел башыннан уртача 15 процентка төшкән. Төшү әлеге базар кагыйдәләре белән бәйле. Җир бәясенә узган ел күп дигәндә 10-20 процентка ташламалар ясалган. Шул ук вакытта яхшы җир кишәрлекләре өчен ташламалар алу кыен булган. Казандагы җир участоклары республикада иң югары бәялесе булып кала. Шәһәр үзәгендәге участокларда 1 кв. метр өчен бәяләр диапазоны 8 мең сумнан 25 мең сумга кадәр, тарихи үзәктә - 35 мең сумга кадәр. Шәһәрнең төп транспорт магистралләре янындагы җирләр беркадәр арзанрак тора. Аларның 1 кв. метры 6 мең сумнан 15 мең сумга кадәр бәяләнә.Торак йортлар күп төзелә торган урыннарда 1 кв. метр 2,5 мең сумнан 12 мең сумга кадәр тора. Казанның сәнәгать зонасындагы җирләр бәясе сизелерлек арзан. Биредә 1 кв. метр 1,5-3,5 мең сум тирәсе тора.
Әлеге мәгълүматларны Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз