news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2009 елда Татарстанда аерылышулар санының кимүе күзәтелә

Узган ел республикабызда ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсендә аерылышу турында 14 мең 669 акт теркәлде

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2009 елда республикабызда ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсендә аерылышу турында 14 мең 669 акт теркәлде. 2008 ел белән чагыштырганда, аерылышу очраклары 6,5 процентка кимеде. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсендә узган “2009 елда Татарстанда гражданлык актларын теркәү эшен башкару һәм 2010 елга бурычлар” темасына коллегия утырышында Идарә башлыгы Эльмира Маврина белдерде.
Аның сүзләренә караганда, 2008 елда Татарстанда аерылышулар санының күп булуы күзәтелде. Гражданлык актларын теркәү идарәсе белгечләре ТР Фәннәр академиясенең гаилә һәм демография буенча фәнни-тикшеренү үзәге белән берлектә аерылышу сәбәпләрен белергә карар кылды. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, еш кына беренче булып аерылышу теләген хатын-кызлар белдерә. Сораштыруда катнашканнарның 53 проценты әнә шулай ди. 40 проценты аерылышу сәбәбе - бер-берсен аңламау дип саный. Халыкның өчтән бер өлеше акча җитмәүне сәбәп итеп китерә. Шулай ук хыянәт, эчкечелек, гаилә эшләренә туганнарның тыкшынуы кебек сәбәпләр дә әйтелә. Исерек ирдән качу теләге 41-55 яшьлектәге хатын-кызларны шулай ук аерылышуга этәрә. Шул ук вакытта аерылышуларның 40 проценты яшь гаиләләргә туры килә. 2009 елда, ниһаять, соңгы 5 елда беренче тапкыр аерылышулар санының кимүе күзәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot