news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2009 елда “Казан” аэропорты хезмәтеннән 675,7 мең пассажир файдаланган

Бу узган елдагы белән чагыштырганда 10,1 процентка азрак

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 2009 елда “Казан” Халыкара аэропорты ААҖ хезмәтеннән 675,7 мең пассажир файдаланган, бу узган елдагы белән чагыштырганда 10,1 процентка азрак, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.
Узган ел халыкара һава линиясендә пассажирлар саны 1,6 процентка кимегән, эчке линиядә - 16,2 процентка.
Ел дәвамында аэропорттан очкан самолетлар саны 16,3 процентка кимегән. Йөк ташу буенча уңай динамика күзәтелә. 2009 ел нәтиҗәләре буенча аэропортта йөк әйләнеше 2008 ел белән чагыштырганда 7 процентка арткан.
2009 елда пассажирларны йөртү буенча яңа маршрут ачкан яңа авиакомпанияләр җәлеп ителде. Шулай итеп, Мәскәүгә очучы пассажирларга “Трансаэро” һәм “Авианова” авиакомпанияләре хезмәт күрсәтә башлады. Моннан тыш, “ЮТэйр” авиакомпаниясе иртәнге рейс белән бергә Мәскәүгә кичен дә рейс җибәрә башлады.
“Ижавиа” авиакомпаниясе Ижау - Казан - Минеральные Воды маршруты буенча көндәлек рейс ясый торган яңа маршрут ачты. 2009 елның июненнән башлап “Татарстан” авиакомпаниясе барлык уңайлыклар тудырылган “Вoeing-733” самолетында Казаннан Тель-Авивка туры даими рейс ясый башлады.
Узган ел Татарстанда яшәүчеләр һәм кунаклар арасында Калинград юнәлешендә бару популярлык казанган, анда пассажирлар агымы 18,1 процентка арткан, Санкт-Петербургка - 3 процентка арткан, Дубайга - 72 процентка, Хургадага - 89,9 процентка, Шарм-эль-Шәехка - 85,1 процентка, Даламана - 36 процентка, Шарджа - 16,5 процентка һәм Бакуга - 3,7 процентка.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100