news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2009 елда даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны 60 меңгә арткан

2010-2015 елларда Физкультура һәм спортны үстерү буенча республика программасын эшләүне тәмамлау- быел беренче чиратта хәл ителергә тиешле бурычлар сафында булачак

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Узган ел даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны 60 меңгә арткан. Шул рәвешле, республикада Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында даими рәвештә физик күнекмәләр белән шөгыльләнүчеләр саны 775 меңнән артып киткән. Бу республика халкының 20 проценттан күбрәк өлеше. Гражданнарны массакүләм төстә актив күнегүләргә җәлеп итүдә һәм үз сәламәтлеген ныгытуга өндәүдә “Республика зарядкасы” проектының өлеше зур булган. Узган ел физкультура белән шөгыльләнүчеләр арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар санының да артуы күзәтелә. Һәр муниципаль берәмлектә әлеге категория гражданнар белән эшләүче тренер-мөгаллим ставкасы булдырылган. Муниципалитетларда шулай ук пенсионерларны физкультурага тарту буенча уңай тәҗрибә тупланып килә. Аларда спорт залларына инвалидлар һәм пенсионерлар өчен бушлай керү каралган. Бу мәгълүматларны бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында министр Марат Бариев яңгыратты. Коллегия ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Утырышка шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Россия студентлар спорты берлеге президенты, FISU әгъзасы Олег Матыцин, РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Марина Томилова, РФ Олимпия комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Александр Контанистов һ.б. чакырылган иде.

Узган ел республиканың спорт тормышында истә калырлык мөһим вакыйгалар шактый булды. Казанның Россиянең спорт башкаласы булып танылуы, башкаланың тәүге “Россия – спорт державасы” форумын кабул итүе, югары казанышлар спорты өлкәсендә Татарстан командалары яулаган бөек үрләр һ.б. Катлаулы чорда узуына карамастан, 2009 ел Татарстанның Россия күләмендә һәм халыкара масштабтагы чараларда катнашу,уздыру буенча зур тәҗрибә туплау елы да булган. 2009 ел дәвамында барлыгы 590 ярыш уздырылган, шуларның 52 се россиякүләм, 10 сы халыкара дәрәҗәдәге ярышлар.

Марат Бариев чыгышыннан аңлашылганча, узган ел дәвамында яшьләр арасында спортны үстерү юнәлешендә алып барылган сәясәт нәтиҗәсендә физкультура белән системалы шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар вуз, ссузларда белем алучы студентларның 30 процентын тәшкил иткән. Министр уңай динамиканы вузларда спорт белән шөгыльләнү өчен матди-техник базаның яхшыруы да билгеләде дип саный. Уку йортлары каршында спорт объектлары сафка басу шуның ачык мисалы. Боларның нәтиҗәсе буларак, республикада 16 вуз бердәм спорт көннәрен уздыра башлаган. Республикада студентлар спортын үстерүгә ныклап алыну, әлбәттә, 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиада белән дә бәйле. Әлеге халыкара проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле булган спорт корылмаларының 10 сы инде төзелеп, узган ел файдалануга тапшырылды. Узган җәй Белградта үткән XXV җәйге Универсиада вакытында студентлар спорты ярышлары тарихында беренче тапкыр Казан Универсиадасын таныту өчен Рус-Татар йорты презентацияләнде. Татарстанның шушы Универсиадада эшләгән 150 волонтеры халыкара масштаблы ярышларда эшләү тәҗрибәсен туплап, үзләрен иң яхшы яктан күрсәтеп кайтты. Студент яшьләребез спортта да сынатмый. Харбин һәм Белград Универсиадаларында татарстанлылар яулаган 38 алтын һәм бронза медальләр шуны раслый.

“Быел төп бурыч- узган елдагы кебек үк Универсиадага әзерлек. Аерым алганда, Универсиаданың мирас концепциясен эшләргә кирәк булачак. Шулай ук быел планлаштырылган 15 Универсиада объектын сафка бастырырга кирәк”, -ди Марат Бариев. Министр шул ук вакытта Универсиада объектлары исемлегендә урын алган гамәлдәге спорт корылмаларын төзекләндерү зарурлыгын ассызыклады. Моннан тыш, киләсе уку елына кадәр Универсиада авылының беренче чиратын сафка бастыру һәм аны студентлар карамагына тапшыру бурычы куелган. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры сүзләренә караганда, якын араларда Универсиада объектлары базасында Россия җыелма командаларын әзерләү буенча федераль үзәк төзү эшен башларга кирәк. Бу эшне Универсиаданың башкарма дирекциясе координацияләячәк. “Агымдагы елда 2013 ел Универсиадасына тест ярышлары уздыруны да башларга уйлыйбыз. Моның өчен эре халыкара һәм россиякүләм ярышлар сайлана”, - ди Марат Бариев. Инде быел Татарстан студентлар арасында өстәл теннисы һәм пляж волейболы буенча Ауропа чемпионатын кабул итәргә җыена. Киләсе елда ишкәкле спорт ярышлары узачак.

Татарстанда студентлар спортын алга таба үстерүдә уку йортларында физкультура дәресләренең мөһимлегенә игътибар артырга тиеш. Моны узган ел Казанда үткән тәүге “Россия–спорт державасы” форумында ил Президенты Дмитрий Медведев та ассызыклаган иде. Марат Бариев белдергәнчә, быел Казанның 6 вузы каршында 9 спорт корылмасы сафка басачак.

Узган Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында республикада физкультура һәм спортның массалар арасында таралуына этәргеч бирүче чараларны санасак, кайбер конкрет саннарны китерү җитә. 2009 елда Татарстанда 150 спорт корылмасы сафка баскан. Объектлар төзелешенә федераль программалар кысаларында 207 млн. сумлык финанслар, Универсиада объектларына 10 млрд. сумнан артык финанслар җәлеп ителгән. 2010 ел башына Татарстанда 8799 спорт корылмасы исәпләнә. Иң эре объектлар узган ел Казанда, Алабуга, Кукмара, Биектау, Зәй һәм Арчада сафка баскан. Хәзерге вакытта 38 эре объектта төзелеш эшләре дәвам итә. Шуларның 20 се Универсиада ярышларын кабул итәчәк. Кама Тамагы, Балтач, Менделеевски, Базарлы Матак, Аксубай, Байлар Сабасы, Бөгелмә, Түбән Кама, Әгерҗе, Тукай районнарында федераль программалар кысаларында төзелүче корылмаларны шушы елның беренче яртысында тәмамлау бурычы куелган. 2009 ел ахырында Хөкүмәт бу максатларга кирәкле финансларны бүлеп биргән инде.

2010 елда республикада физкультура һәм спортны үстерүдәге бурычлар Универсиадага әзерлек белә генә чикләнми, билгеле. Марат Бариев белдерүенчә, 2010-2015 елларда Физкультура һәм спортны үстерү буенча республика программасын эшләүне тәмамлау -беренче чиратта хәл ителергә тиешле бурычлар сафында булачак. Бер яктан моны республика җитәкчелеге белән РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы таләп итсә, икенче яктан 2020 елга кадәр Россиядә Физкультура һәм спортны үстерү стратегиясе эшләнү этәрә. Алдагы 10 елда илдә физкульрура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны 40 процентка, инвалидлар арасында бу күрсәткеч 20 процентка, ә студентлар арасында -80 процентка җитәргә тиеш. Әлеге Стратегиянең нигезендә әнә шул бурычлар ята. Моңа ирешү өчен инфраструктура үсешеннән тыш, тренерлар, методистлар, спорт менеджерлары, спорт табиблары һ.б. санын үстерергә һәм квалификациясен күтәрергә кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100