news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“2009 ел Хәйриячесе” республика бәйгесенә йомгак ясалды

“Бәхетле” ҖЧҖ, “Казан Компрессормаш”, “Түбән Кама нефтехим”, “Татнефть”, “Татэнерго” ААҖ- әлеге традицион бәйгенең соңгы елларда даими җиңүчеләре

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советының ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә узган утырышында “2009 ел Хәйриячесе” бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. 2007 елдан бирле уздырылучы әлеге конкурс социаль-икътисади проблемаларны чишү, балалар, инвалидлар һ.б. категориягә ярдәм итү өчен хәйрия эшчәнлеген үстерү һәм таратуга хезмәт итә. “Ел хәйриячесе” исеме өчен көрәш бу юлы да 7 номинациядә барган. Җиңүчеләр “Эре һәм урта предприятиеләр”, “Кече предприятиеләр”, “Шәхси эшмәкәрләр”, “Коммерцияле булмаган оешмалар”, “Хәйрия фондлары”, “Физик затлар”, “Массакүләм мәгълүмат чаралары” номинацияләрендә билгеләнгән. Алар узган ел дәвамында социаль, иҗтимагый, дини оешмаларга һәм физик затларга 3 млрд. 940 млн. 600 мең 840 сумлык ярдәм күрсәткән (2008 елда 3 млрд. 150 млн. сумнан артык булган). Шуның 3 млрд. 867 млн. сумнан артыгы эре һәм урта предприятиеләр өлешенә туры килә. Әлеге номинациядә җиңүчеләр арасында “ТАИФ” компанияләр төркеме, “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Ак Барс-Агро” (Арча), “Металлосервис” (Минзәлә), “Стройремтех” ҖЧҖ (Балтач), “Түбән Кама шин”ААҖ, Түбән Кама ТЭЦ генерация компаниясе, “Татнефтепром-Зүзәйнефть” ААҖ, “Татех” ЯАҖ, Мамадыш “Мелиорация” Күчмә механикалаштырылган колоннасы бар.
Башка номинация җиңүчеләре арасынннан балалар йортларына даими ярдәм итүче Төркия республикасының Казандагы консуллыгын, “Ак Барс-Созидание” хәйрия фондын, Кукмара районында балалар спортын үстерүгә зур ярдәм итүче спорт ветераны Ринат Мөхәммәтшинны, үз хуҗалыгында үстергән яшелчә, җиләк-җимеш белән социаль учреждениеләрне даими тәэмин итүче Рифкать Гыймалтдиновны, бүген Нью-Йоркта бюджет учреждениеләренә хәйрия ярдәме күрсәтү буенча фәнни хезмәт язучы, хәйриячеләргә хат юллап, республика учреждениеләренә финанслар җәлеп иткән студентка Лилия Мөхәммәдьярованы, “Ак Барс” хоккей командасы һөҗәмчесе Данис Зарипов һ.б. билгеләп үтәргә мөмкин.
Массакүләм мәгълүмат чаралары республикада хәйрия эшчәнлеген пропагандалау белән генә чикләнеп калмыйча, җәмәгатьчелекне үзенең хәйриячелек үрнәге белән тәрбияли дә. Узган ел “Ел хәйриячесе” исеменә “Татмедиа” ААҖ филиаллары- “Республика Татарстан”, “Чаллы хәбәрләре” газеталары редакцияләре, “Түбән Кама”, “Зәй ТВ” ТРК лаек булды.
Бүгенге тантанада 2007 елдан бирле җиңүче исемен даими яулап килгән предприятиеләр аерым билгеләп үтелде. “Бәхетле” ҖЧҖ, “Казан Компрессормаш”, “Түбән Кама нефтехим”, “Татнефть”, “Татэнерго” ААҖ- әлеге традицион бәйгенең соңгы елларда даими җиңүчеләре әнә шулар.
Ел Хәйриячеләренә дипломнар һәм бу исемне раслаган күкрәк билгеләрен ТР Президенты Минтимер Шәймиев тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot