news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2009 ел бюджетына үзгәрешләр кертелә

Республиканың агымдагы ел бюджетына 13 млрд. 369 млн. сум күләмендә үз өстәмә керемнәре кергән

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутатлар беренче укылышта “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010 һәм 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Әлеге закон проекты белән ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Аның сүзләренә караганда, республика бюджетына 13 млрд. 369 млн. сум күләмендә үз өстәмә керемнәре кергән. Аның 10, 7 млрд. сумы турыдан-туры республика бюджетындагы дефицитны каплауга, калган өлеше федераль үзәктән алынган кредитларны түләүгә киткән. Министр аңлатып үткәнчә, хәзерге вакытта республика бюджетындагы дефицит 11,36 млрд. сум күләмендә исәпләнә.

Радик Гайзатуллин шулай ук федераль бюджеттан максатчан килгән акчаларның нинди тармакларга җибәреләчәге турында мәгълүмат бирде. Аерым алганда, федераль ярдәмне авыл хуҗалыгына, яшь гаиләләрне һәм авылда яшәүче яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүгә, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә, гомуми кулланыштагы автомобиль юлларын тотуга һәм ремонтлауга, яңа микрорайоннарны автомобиль юллары белән тәэмин итүгә, ятим балаларга торак бирүгә, федераль максатчан программаларны гамәлгә кертүгә, РФ гражданнарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә, технопарклар төзүгә, гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруны камилләштерүгә, дарулар белән тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне үтәүгә, гриппка каршы көрәш чараларына, сугыш ветераннары госпитальләрен ремонтлауга һ.б. максатларга җибәрү көтелә.

Нәтиҗәдә республиканың 2009 ел бюджеты керемнәрен 111 млрд. 688 млн. сум күләмендә, чыгым өлешен 123 млрд. 057 млн. сум күләмендә расларга тәкъдим ителә.


news_right_1
news_right_2
news_bot