news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2009 ел азагында ЭТИС хезмәтләреннән республиканың 147 предприятиесе файдаланган
Катлаулы икътисади вәзгыять чорында республика предприятиеләренең төп заказчылары булып федераль стуктуралар тора, ә федераль казна -финанслауның төп чыганагы
Скопировать ссылку
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Илнең автомобиль сәнәгате предприятиеләренә ярдәм өчен быел федераль казнадан 20 млрд. сум финанслар юнәлдереләчәк. Бу хакта бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмәдә министр вазифаларын башкаручы Владимир Соловьев белдерде.
Аның фикеренчә, иске автомобильне тапшырып, яңасын алуны стимуллаштыру буенча эксперимент та үзебезнең автомобиль сәнәгатенә ярдәм буларак уйланылган. Владимр Соловьев бу проект 1 мартта эшләп китәр дигән ышаныч белдерде. Иске автомобильне тапшырырган кешегә, 50 мең сумлык сертификат бирелә. Аны үзебезнең илдә җитештерелгән яңа автомобильне сатып алганда гына кулланып булачак. Билгеле булганча, быел әлеге тәҗрибә проектын эшләтеп җибәрү өчен 19 төбәк сайлап алынган иде. Татарстан шуларның берсе.
Министрлыкта узган киңәшмәнең төп темасы Электрон товар-мәгълүмат системасын (ЭТИС) үстерү белән бәйләнгән иде, дип хәбәр итә матбугат хезмәте. 2009 ел азагында ЭТИС хезмәтләреннән республиканың 147 предприятиесе файдаланган. “ЭТИС әлеге мәйданны коммерцияле сатып алулар өчен файдаланганда тагын да нәтиҗәлерәк эшли алыр иде”, - дип саный Владимир Соловьев.
Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлыкның генераль директоры Яков Геллер үз чыгышында системадан файдаланучы предприятиеләр өчен аның нәтиҗәлелеге хакында сөйләде. Мәсәлән, ЭТИС аша сатып алулар нәтиҗәсендә капиталь төзекләндерү буенча гына да 539 млн.сум акчаэкономияләнгән. Бу акчаларга өстәмә рәвештә тагын 59 йорт төзекләндерелгән.
Катлаулы икътисади вәзгыять чорында республика предприятиеләренең төп заказчылары булып федераль стуктуралар тора, ә федераль казна -финанслауның төп чыганагы.“Кызганыч, әлегә безнең барлык предприятиеләр дә бу чыганактан файдалана белмиләр”, -ди Владимир Соловьев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2