news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2008 ел нәтиҗәләре буенча “Татарстанның иң яхшы экспортеры” конкурсы игълан ителде

Ул республикада тышкы сәүдә эшчәнлеге үсешенә ярдәм итү, тышкы базарда Татарстанның экспортер-предприятиеләренең абруен күтәрү чарасы буларак уйланылган

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы узган ел нәтиҗәләре буенча “Татарстанның иң яхшы экспортеры” конкурсы башлануын хәбәр итте. Бәйге республикада тышкы сәүдә эшчәнлеге үсешенә ярдәм итү, тышкы базарда Татарстанның экспортер-предприятиеләренең абруен күтәрү чарасы буларак уйланылган.
Конкурс шартлары буенча җиңүчеләр ике категориядә – кече предприятиеләр һәм урта,эре предприятиеләр арасында аерым билгеләнә. Моның өчен 4 номинация булдырылган. Алар - “Аеруча динамик үсештәге экспортер”, “Нәтиҗәле маркетинг сәясәте булган экспортер”, “Инновацияле товар экспортеры” һәм “Халыкара кооперация өлкәсендә актив эш алып баручы экспортер”. Моннан тыш, сәүдә компанияләрен бәяләү өчен “Экспорт продукциясен базарга үткәрүдә ярдәм өчен” дигән номинация булдырылган.
Бәйгегә документлар 2009 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot