news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
2008 ел башында Татарстанда яшәү минимумы җан башына 3597 сум булган
"Татарстан Республикасында куллану кәрҗине турында" ТР законы проекты белән, республика халкының тормыш дәрәҗәсен бәяләүнең социаль стандартын билгеләргә тәкъдим ите
Скопировать ссылку
(Казан, 19 май, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетларының көн тәртибенә "Татарстан Республикасында куллану кәрҗине турында" һәм "Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында" ТР законнары проектлары чыгарылган иде. Депутатларга әлеге законнарның үзенчәлекләре турында ТР Икътисад министры Марат Сафиуллин һәм аның урынбасары Алевтина Кудрявцева аңлатты.
"Татарстан Республикасында куллану кәрҗине турында" ТР законы проекты белән, республика халкының тормыш дәрәҗәсен бәяләүнең социаль стандартын билгеләргә тәкъдим ителә. Әлеге стандарт тормыш сыйфатын үстерүгә һәм минималь куллану бюджетына нигезләнеп, керемнәрне арттыруга юнәтелә.
Икътисадчылар билгеләп үткәнчә, республикада минималь куллану бюджеты яшәү минимумыннан югарырак. Алевтина Кудрявцева сүзләренчә, ярлылык чиге күрсәткече булган яшәү минимумы җан башына - 3597 сум, эшче халыкныкы 4095 сум тәшкил итә. Ә минималь куллану бюджеты 2008 елның март аенда 7094 сум булган.
Закон проектларын эшләүчеләр куллану бюджетлары системасы ярлы, аз тәэмин ителгән катлауларны гына түгел, байларны да ачыкларга мөмкинлек бирә, дип саный. Шулай ук яшәү минимумы эшче көчләр барлыкка китерү өчен җитәрлек түгел дип билгели.
Болардан чыгып, гражданнарның керемнәрен арттыру өчен, закон проекты тарафыннан, ТР бюджеты хисабына, социаль ярдәм күрсәтү чараларын билгеләү мөмкинлекләре карала. Моннан тыш республикада минималь куллану бюджетыннан ким булмаган минималь хезмәт хакы күләмен бигеләргә тәкъдим ителә.
"Татарстан Республикасында куллану кәрҗине турында" ТР законы проектында куллану кәрҗиненең составы күрсәтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot