news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2007 елның беренче яртысында Татарстанда җинаятьләр саны сизелерлек кимегән

2007 елның беренче яртысында Татарстанда җинаятьләр саны сизелерлек кимегән

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Чулпан Нәбиуллина). Бүген РТ Суд департаменты идарәсендә гомуми юрисдикция мәхкәмәләренең 2007 елның беренче ярты еллыгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Аның эшендә ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР Судьялар Советы рәисе - ТР Югары суды рәисенең гражанлык эшләре буенча урынбасары Илгиз Гыйләҗев, ТР Югары суды рәисенең җинаятьләр буенча урынбасар вазыйфаларын башкаручы Лев Романов, ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Сәлахов катнашты.

Быелның алты аенда гына да РТ мәхкәмәләрендә гражданлык эшләре буенча барлыгы 113530 эш каралган. Чагыштыру өчен, узган елның шушы чорында 94520 эш каралган булган. «Һәр өч ел саен гражданлык эшләре буенча эшләр якынча ике мәртәбәгә арта. Соңгы арада бигрәк тә милек мәсьәләләрендә эшләр күбәйде», -ди Илгиз Гыйләҗев. Шул ук вакытта, рухи зыянга кагылышлы эшләр дә арткан. «Алар арасында бик гадәти булмаганнары да очрый. Мәсәлән, бер гражданин әле күптән түгел генә бер танышынның аннан «Партизан Белоруссии» дигән китабын алып торып, әле дә кире кайтармаганы өчен рухи зыяннны 50 мең сум күләмендә түләвен сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Тагын да шуңа охшашлырак очраклар бар. Мәсәлән, гражданка Сидорова (бу уйдырылма исем) 2006 елның февраледә электр энергиясенең сүндерелеп торуы нәтиҗәсендә 10 мең сумлык 20 бүлмә гөленең үлүе өчен рухи зыянны каплауны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Моның өчен ул рухи зыянны 200 мең сум белән капларга сорый. Кайбер очракларда гражданнар бу мәсьәләдә чама хисен онытып җибәрә», - ди ТР Судьялар Советы рәисе -ТР Югары суды рәисенең гражанлык эшләре буенча урынбасары.

Район һәм шәһәр мәхкәмәләрендә кабул ителгән карарларның 11 процентына гына кассация шикаяте языла икән. Ягъни, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән гражданнарның 89 проценты беренче инстанция мәхкәмәсе карары белән килешә дигән сүз. «Әмма шул ук вакытта, кассация эшләрен икенче инстанция караган вакытта һәр дүртесенең беренче инстанция чыгарган карарлары юкка чыгарыла яки башка карар кабул ителә», - ди И. Гыйләҗев.

Соңгы биш елда республикада җинаятьләр саны исә арта барган булса, 2007 елда киресенчә мәхкәмәләргә кергән җинаять эшләре саны кимүгә таба бара. «Бу республикадагы тормышның тотрыклылануы белән аңлатыла», - ди Лев Романов. Быелның беренче ярты еллыгында ТР территориясендәге федераль мәхкәмәләр барлыгы 8793 җинять эше караган. Иң күп җинаятьләр РФ Җинаятьләр кодексының 158 нчы (урлау), 161 нчы (талау), 159 нчы (мошенничество), 228-233 нче (наркотикларның һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше) маддәләренә карый.

Гомуми юрисдикциядәге мәхкәмәләр 2007 елның беренче ярты елында 85 мең административ эш караган. Алар арасында юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга кагылышлы, аерым алганда алар автомобиль белән исерек хәлдә идарә итү, вак-төяк урлашу, хулиганлыкка кагылышлы эшләр өстенлек итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot