news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2007 елның 9 аенда республика юлларында транспорт һәлакәтләре саны кимесә дә, аларда үлүчеләр саны арткан

2007 елның 9 аенда республика юлларында транспорт һәлакәтләре саны кимесә дә, аларда үлүчеләр саны арткан

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның 9 аенда республикада автомобиль транспорты катнашында чыккан һәлакәтләр узган елның шул чоры белән чагыштырганда 12, 6 процентка кимегән. Пассажирлар ташкынының өчтән бер өлеше Казанга туры килә. Башкалада юл-транспорт һәлакәтләренең кимүенә яңа транспорт схемасы гамәлгә кертелү, автобуслар паркын яңарту ярдәм иткән. Әмма бу тынычланырга нигез була алмый. Республикада һәлакәтләр саны кимүгә карамастан, аларда үлүчеләр саны, киресенчә 18 процентка арткан. Бу елның 9 ае эчендә чыккан 392 юл-транспорт фаҗигасе 64 кешенең гомерен өзгән. Бу мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында – Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын башкаручы Валерий Борисов җиткерде.

Пассажир ташучы автобуслар катнашында чыгучы һәр 3 авариянең берсе йөртүчеләр гаебе белән чыга. Я алар җәяүлеләргә юл бирми, я каршы як хәрәкәт полосасына чыга, я тизлекне арттыра. Валерий Борисов сүзләренә караганда, дәүләт предприятиеләренә караган автобуслар да, шәхси эшмәкәрләр карамагындагылары да хатадан хали түгел. Дәүләт предприятиеләре карамагындагы автобусларның авариягә очраулары быел беренче тапкыр кимесә дә (103 һәлакәт теркәлгән), үлүчеләр саны арткан (14 кеше). Шәхси транспорт предприятиеләре автобуслары катнашында 61 һәлакәт теркәлгән. Министр урынбасары аңлатуынча, республика күләмендә аварияләрнең кимүендә быел Татарстанда гамәлгә ашырыла башлаган яңа проектның йогынтысы зур. Мәгълүм булганча, агымдагы елда Татарстанда шәһәр яны һәм шәһарара маршрутларда автобуслар хәрәкәте белән идарә итүнең бердәм автоматлаштырылган системасы эшли башлады. Әлеге заманча җиһазлар белән транспорт хәрәкәтенә контроль булдыру бик күп очракларда фаҗиганы булдырмый калырга ярдәм итә. ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов мондый системаны башкалада да кулланышка кертү зарурлыгын искәртте. Аның фикеренчә, ул юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче хезмәткәрләргә стихияле тукталышлар белән көрәшергә ярдәм итәр иде. Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров шәһәр яны һәм шәһәрара автобуслар хәрәкәтен контрольдә тотучы бердәм диспетчерлык үзәгенең Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыкларының диспетчерлык үзәкләре белән тыгыз эшләвенә игътибарны юнәлтте.

Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкилләре китергән мәгълүматлар залда утыручыларны тагын да борчуга салды. Татарстан Идел буе төбәкләре арасында коммерцияле автобуслар белән тәэмин ителеш ягыннан беренче урында тора. Шул автобус шоферлары гаебе белән чыккан аварияләр буенча да без беренче, аның нәтиҗәләре дә бездә аянычлырак. Агымдагы елда гына да һәрберсе берничә кеше үлеме белән тәмамланган шактый аварияләр булды. Мәсәлән, февральдә Чаллы трассасындагы фаҗигадә 5 кеше үлде. Сәбәбе- шофер юлга ял итмичә чыккан. Июльдә Яшел Үзән юлында коммерцияле автобус очраган һәлакәттә 8 пассажир каты тән җәрәхәтләре алды. Әле 16 октябрьдә Яңа Чишмә районы территориясендә булган фаҗиганең эзләре дә суынмаган...

Бүгенге утырышта Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә башка органнар белән берлектә шәхси эшмәкәрләр карамагындагы автобусларга контрольне көчәйтү бурычы куелды.

Гаеплеләрне җаваплылыкка тарту гына проблеманы хәл итми. Авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмый калу күпкә җиңелрәк. Бүгенге сөйләшүнең төп нәтиҗәсе әнә шул булды. Моның өчен профилактика кирәк. ЮХИДИ тарафыннан быел ике тапкыр «Автобус» операциясе уздырылган иде. Алар нәтиҗәсендә йөртүчеләр тарафыннан хокук бозуның 40 меңнән артык очрагы теркәлгән. Бу елның 9 аенда исерек килеш автобус йөрткән 117 шофер тоткарланган. Исерү генә түгел, хәттә наркотик кулланган килеш руль артына утыручылар да бар икән. Хокук сакчылары күптән түгел Казан-Әлмәт арасында пассажирлар ташучы шундый шәхси «Газель» шоферын тоткарлаган. Күпме пассажир гомерен куркыныч астына куеп юлга чыга дигән сүз бу. Шамил Гаффаров белдергәнчә, монда гаеплеләрне җаваплылыкка тарту гына мәсьәләне хәл итми. Матбугат органнарын эшкә җигеп , аларны киң җәмәгатьчелек хөкеменә чыгару кирәк. Ул үзенә күрә профилактика чарасы да булып хезмәт итәр иде.

Пассажирлар ташуга лицензияләре булудан файдаланып хокук бозу юлына баскан шоферлар гына түгел, аларны эшкә яллаган шәхси транспорт предприятиеләре җитәкчелеге дә бердәй җавап тотарга тиеш. Комиссия әгъзалары әнә шундый тәкъдим белән чыкты.

Хөкүмәт комиссиясе утырышында бүген шулай ук мәктәп автобусларында укучылар иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot