news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2007 елның 29 нчы октябренә республика медицина оешмалары В гепатиты, кызылча, полиомиелит һәм гриппка каршы 82 миллион сумлык вакциналар белән тәэмин ителгән

2007 елның 29 нчы октябренә республика медицина оешмалары В гепатиты, кызылча, полиомиелит һәм гриппка каршы 82 миллион сумлык вакциналар белән тәэмин ителгән

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). “Сәламәтлек“ өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, халыкны өстәмә иммунизацияләү максаты белән, 2007 елның 29 нчы октябренә республика медицина оешмалары В гепатиты, кызылча, полиомиелит һәм гриппка каршы 82 миллион сумнан артык суммага тәңгәл вакциналар белән тәэмин ителгән. Бу мәгълүматны бүген журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов җиткерде.

Чагыштыру өчен, 2006 елда халыкны вакцинацияләүгә өстенлекле проект кысаларында 98 миллион сум акча сарыф ителгән. Министр әйтүенчә, гриппка каршы федераль казна чаралары хисабына 700 мең доза вакцина кайтартылган. “Гриппка каршы торырга ярдәм итүче вакцинаның әһәмияте гаять зур”, - дип ассызыклый Айрат Фәррахов.

Агымдагы елның 25 нче октябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, В гепатитына каршы беренче тапкыр 473 683 кеше вакцина кабул иткән, икенче мәртәбә бу вакцина – 419,641 һәм өченче тапкыр – 173 061 кешегә кертелгән. Кызылчадан – 57 309, полиомиелиттан – 9 меңгә якын кеше һәм грипптан 204 946 кеше вакцинацияләнгән.

Сәламәтлек саклау министры ВИЧ-йогышлы авыруларны, В һәм С гепатиты авыруына дучар булган гражданнарны ачыклау, профилактикалау һәм дәвалау максатын күздә тотып, күрелә торган чараларның мөһимлегенә дә басым ясады. Әлеге авыруларга каршы 193, 813 миллион сумга антиретровирус препаратлары һәм тест-системалар алынган. Агымдагы елның тугыз ае эчендә ВИЧ-инфекция, В һәм С гепатитлары билгеләрен ачыклау буенча 823 123 профилактик тикшеренүләр үткәрелгән, антиретровирус терапиясен 162 кеше узган, 3 пациент В һәм С гепатитларыннан дәваланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot