news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2007 елгы язгы ташуның гадәттәгедән көчлерәк булуы ихтимал

2007 елгы язгы ташуның гадәттәгедән көчлерәк булуы ихтимал

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген шәһәр мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казанның Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов язгы ташу вакытында Казан халкын һәм территориясен саклау чаралары турында мәгълүмат бирде.

Аның сүзләренә караганда, быелгы кышның беренче яртысында күзәтелгән аномаль һава торышы булачак ташуга да йогынты ясаган. Җир кар астында туңмыйча һәм бик юеш килеш калган. Хәзерге вакытта туфракның туңу тирәнлеге 40-50, кайбер урыннарда 60 сантиметрга җитә. Бу исә гадәттәгедән кимрәк (2006 елны туңу тирәнлеге – 70-80 сантиметр, ә урыны-урыны белән 1 метрга җиткән). Моннан тыш, февральдә күп кар яву сәбәпле, кар катламының калынлыгы арткан.

Куйбышев сусаклагычында су биеклегенең югарылыгы да хәвеф уята. Госгидромет фаразлары буенча, Иделдә Идел-Чулман каскады сусаклагычларына суның килүе нормадан 2 тапкыр диярлек артып китә. 2007 елның беренче кварталында суммар ташкын 38-42 куб.чакрым тәшкил иткән (норма буенча 21,3 куб.м. булырга тиеш).

Шәһәр халкын һәм территориясен язгы ташкыннардан саклау өчен Казанда төрле чаралар комплексы уздырылган. Шәһәр башкарма комитеты Оренбург тракты аша торбалар һәм Урта Кабан күленә су канавы төзүгә 12 миллион сум акча бүлеп биргән. Гражданнар оборонасы идарәсе 550 мең сумлык мотопомпалар һәм коткару чаралары сатып алган. Узган ел шәһәрнең инженер яклавына булышлык йөзеннән 50 миллион сумлык кисәтү, монтаж-төзелеш эшләре башкарылган (26,5 дамба һәм буалар).

“2006 елда ташуга каршы чаралар комплексы башкарылу сәбәпле, ташудан килгән зыян минималь булды. Быел да язгы ташу халык һәм территория өчен зыянсыз узар дип ышанам”, - дип билгеләп үтте үз докладында Фердинанд Тимерханов.

2007 елгы ташу чорында шәһәр территориясен әзерләү планы чараларының төп күләмен “Гидротехник корылмаларны эксплуатацияләү идарәсе” МУП башкара. Ул шәһәрнең инженер яклавы корылмаларын тәртиптә тота һәм кар-яңгыр суларын Идел һәм Казансу елгаларына агыза. Ташу чорында Куйбышев сусаклагычында, Кабан күлендә, Болакта су биеклеге артыннан тәүлек буе күзәтчелек оештырылачак.

“Шәһәр күперләре” МУП йөзмә күперне бозны үткәрү өчен ачарга әзерлек эшләрен алып бара. Шәһәрдәге башка күперләргә килгәндә, алар көн саен кардан һәм боздан чистартыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot