Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2007 елда Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләре 35 санитар автомобиль белән тәэмин ителгән
2007 елда Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләре 35 санитар автомобиль белән тәэмин ителгән
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Санитар автомобильләр белән тәэминат “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проектының гамәлгә ашырылуында мөһим юнәлешләрнең берсе. Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов хәбәр иткәнчә, 2007 елның 29 нчы октябренә Татарстанның җиде районында һәм ике шәһәрендә сәламәтлек саклау учреждениеләренә 25 миллион сумга 35 санитар автомобиль кайтартылган.
Агымдагы елда 104 берәмлек санитар атомобиль өчен 56 миллион сумлык квота бүленеп бирелгән (2006 ел белән чагыштырганда, 4 миллион сумга яки 7,6 процентка күбрәк). 2006 елда республиканың медицина учреждениеләре 89 автомобиль һәм 1 реанимобиль белән тәэмин ителгән.
Яңа автомобильләр белән тәэминат нәтиҗәсендә, исәптән чыгаруга каралган ашыгыч медицина машиналар базасының 70 процент өлеше тергезелгән. “Чыннан да, санитар автомобильләр озак вакыт яңаларына алмашынмыйча торды”, - дип, Айрат Фәррахов ашыгыч медицина хезмәте автомобильләре белән тәэминат мәсьәләсенең ниһаять җайга салынып килүенә ишарәләде.
Министр билгеләп үткәнчә, чакыруларның барлык төре буенча ашыгыч медицина ярдәме бригадасын көтү вакыты 5,3 процентка кимегән. Көтү вакыты уртача республика буенча 18 минуттан гыйбарәт булса, эре шәһәрләрдә, шул исәптән, Казанда 13 минуттан да азрак вакытны тәшкил итә.
Авыр хәлдә булган гражданнарны хастаханәгә алып бару юлында теркәлгән үлем очраклары 13 процентка кимегән. Ашыгыч медицина ярдәме машинасының вакытында килмәве белән бәйле үлем очракларының 12 процентка кимүе күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз