Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2006 елның беренче ярты еллыгында Казан шәһәр хуҗалыклары предприятиеләре табышлары 2,975 миллиард сум тәшкил иткән
2006 елның беренче ярты еллыгында Казан шәһәр хуҗалыклары предприятиеләре табышлары 2,975 миллиард сум тәшкил иткән
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Сергей Семеркин). 2006 елның беренче ярты еллыгында Казан шәһәр хуҗалыклары предприятиеләре табышлары 2,975 миллиард сум тәшкил иткән, бу узган елның шул чорына карата 47 процент тәшкил итә. Керем азаю Казан метрополитены төзелешендә эшләр күләме кимү белән бәйле. «Казметрострой МУПта эшләрне исәпләмичә табыш арту 99,8 процент тәшкил итә. Б.ген шәһәр хакимиятендә узган “эшлекле дүшәмбе”дә Икътисади үсеш комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Таһир Вәлиев Каза МУПларының финанс эшчәнлеге күрсәткечләрен хәбәр итте.
2006 елның беренче ярты еллыгында шәһәр хуҗалыклары предприятиеләренең гомум табышы 27 миллион сум тәшкил иткән. Казанның 41 МУПының 19ы беренче ярты еллыкны табыш белән тәмамлаган. Татарстан башкаласы МУПларының кредит бурычлары 4,8 миллиард сум, дебиторлык бурычы – 3,5 миллиард сум тәшкил итә. Шәһәр хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләр саны 14900 кеше исәпләнә (бер ел эчендә эшчеләр саны 1450 кешегә кимегән). Уртача хезмәт хакы – 7550 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз