news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2006 елның беренче ярты еллыгында Казан предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 9000 мең сум тәшкил иткән

2006 елның беренче ярты еллыгында Казан предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 9000 мең сум тәшкил иткән

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Сергей Семеркин). 2006 елның беренче ярты еллыгында Казан предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 9000 мең сум тәшкил иткән. Узган ел күрсәткечләренә карата үсеш 24,4 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта кулланучылар бәяләре 8,1 процентка арткан. Шуны исәптә тотып, 2005 ел белән чагыштырганда хезмәт хакының чын үсеше 15 процент тәшкил иткән. Әлеге статистик мәгълүматларны шәһәр хакимиятендә узган “эшлекле дүшәмбе”дә Икътисад үсеше комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Таһир Вәлиев хәбәр итте.

Чагыштыру өчен, 2006 елның беренче ярты еллыгында РФ буенча уртача хезмәт хакы 9800 сум тәшкил иткән, ә Мәскәү буенча әлеге күрсәткеч 17100 сум, Санкт-Петербургта 12200 сум, уртача Татарстан республикасы буенча 8200 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot