news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2006 елда Казанда табибларның хезмәт хакы 2,5 процентка арткан

2006 елда Казанда табибларның хезмәт хакы 2,5 процентка арткан

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген шәһәр мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” утырышында Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Айрат Фәррахов 2006 елда “Муниципаль сәламәтлек саклауда сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре хакында бәян итте.

Проектның төп өстенлекләреннән берсе – гомуми практика табиблары, участок терапевтлары, участок педиатрлары һәм урта медицина персоналына, күрсәтелә торган медицина ярдәменең күләмен һәм сыйфатын исәпкә алып, акчалата түләүләрне гамәлгә ашыру. Субвенция күләме Федераль медицина хезмәткәрләре регистрына кертелергә тиешле медицина хезмәткәрләренең саныннан чыгып, бер табиб вазыйфасына – аена 10 мең һәм бер шәфкать туташы вазыйфасына аена 5 мең сум исәбеннән билгеләнгән.

“162 миллион сум күләмендәге өстәмә түләүләр 2006 елда уртача хезмәт хакын 2,5 мәртәбә, ягъни табибларныкын -15,5 мең, шәфкать туташларыныкын 10 мең сумга кадәр күтәрергә мөмкинлек бирде. Бу – сәламәтлек саклау системасындагы иң “кызыксыз” белгечлекләрнең берсенә яңа белгечләрне, шул исәптән яшьләрне җәлеп итәргә җирлек тудырды”, - дип ассызыклады үзенең докладында Айрат Фәррахов.

Шунысын да билгеләп үтик, беренчел звеноны табиб кадрлар белән комплектлаштыру – 9,9, урта медицина персоналын комплектлаштыру (штаттагы вазыйфалар исәбеннән чыгып) – 5,1 процентка артты, берьюлы ике урында эшләүчеләр коэффициенты 1,24тән 1,08гә кадәр кимеде. Чагыштыру өчен: Россиядә әлеге күрсәткеч 1,3не тәшкил итә. Тагын бер уңай тенденцияне дә искәртеп үтик: әгәр 2005 елда беренчел звенодагы 45 яшькә кадәрге табибларның өлеше 46,69 процент тәшкил итсә, 2006 елда ул 49,21 процентка җиткән.

Илкүләм проектның икенче өстенлеге – табиблар, фельдшерлар һәм ашыгыч медицина ярдәме шәфкать туташларына акчалата түләүләр. Муниципаль сәламәтлек саклауның төп этапларыннан берсен – ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен ныгыту акчалата түләүләрне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде. Әлеге максаттан (табибларга аена – 5 мең, фельдшерларга – 3,5 мең, медицина шәфкать туташларына – 2,5 мең сум исәбеннән чыгып) 2006 елда 22 миллион сум акча күчерелгән. Бүгенге көндә ашыгыч медицина ярдәме табибларының уртача хезмәт хакы 13 мең сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot