Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2006-2010 елларга Татарстанда энергия-ресурслар саклауның яңа программасы 1 сентябрьгә тәкъдим ителәчәк
2006-2010 елларга Татарстанда энергия-ресурслар саклауның яңа программасы 1 сентябрьгә тәкъдим ителәчәк
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). 2000-2005 елларга республика энергия саклау программасының дәвамы 2006-2010 елларга Татарстанда энергия-ресурслар саклау программасы булачак. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы энергия саклау үзәге директоры урынбасары Владимир Пузанкин белдерде.
Агымдагы елда тәмамланачак биш еллык программаның төп нәтиҗәсе Татарстанда продукция җитештергәндә энергия сарыф итүне киметү булды. 2004 елда электр энергиясе, алдагы ел белән чагыштырганда, 1,5 процентка күбрәк сатылган. Россия буенча электр һәм җылылык энергиясен җитештерүнең иң яхшы техник-икътисади күрсәткечләренә ирешелгән. 1 кВт-сәгать энергиягә шартлы ягулыкның чагыштырма чыгымы - 330,1 грамм, 1 Гкал җылылыкка 133,9 килограмм тәшкил иткән.
Программаны гамәлләштерүне киң яктырту зарурлыгы турында әйтеп, Владимир Пузанкин республиканың күп кенә районнары һәм шәһәрләренең энергетик нәтиҗәлелекне арттыру мәсьәләсендә күрсәтерлек казанышлары булуын билгеләп үтте. Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Азнакай һәм Буада зур уңышларга ирешкәннәр. В.Пузанкин журналистларга гаммәви мәгълүмат чараларында энергия саклау стратегиясен яктыртуның мөһимлеге турында белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз