news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан ветераннарның һәммәсе торак белән тәэмин ителгән

2005 елның 1 мартыннан соң хисапка баскан 8394 ветераннарнның бүгенгә кадәр 1934е килешү төзегән һәм 891е фатир сайларга өлгергән

(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүгенге көнгә Бөек Ватан сугышы ветераннарының 2005 елның 1 мартына кадәр фатир чиратына басканнарының барысы да, төгәлрәге, 891е дә торак белән тәэмин ителде, алар, нигездә, күченеп яши дә башлады, дип игълан итте бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән очрашкан ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин.

Моннан тыш, 2005 елның 1 мартыннан соң хисапка баскан 8394 ветераннарнның бүгенгә кадәр 1934е килешү төзегән һәм 891е фатир сайларга өлгергән. Фонд тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын тораклы итү буенча эш актив рәвештә алып барыла. Программа бик колачлы, без, федераль бюджет акчасын алмаган килеш үк, республикадагы бөтен шәһәр һәм районнарда да торак төзелеше буенча эшләрне башлап җибәрдек, куелган максатка ирешербез дип саныйм, диде Т.Абдуллин.

“Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы дигәч тә, федераль хөкүмәт һәр ветеранга, торак шартларын яхшырту өчен, 943,2 мең сум акча бүлеп бирү турында карар кабул итүен онытмаска кирәк. Торак базары шартларында шушы акчага мәсьәләне һәрвакыт та да чишеп бетереп булмый. Бу очракта Татарстан өчен искәрмә ясалды: барлык дәүләт структуралары, шул исәптән социаль ипотека программасы, безнең финанс ресурслары, башка мөмкинлекләр – һәммәсе шушы мәсьәләне булдыра алган кадәр яхшырак хәл итүгә юнәлтелде”, – дип искәртте ул. Шул хакта шәрехләп, әлеге субсидия хисабына 43,2 кв.м мәйданга кадәр торак бирергә дип килешенде, ветераннарга дип төзелә торган йортларга җирне дәүләт бүлеп бирү, инфраструктура үсеше чыгымнарын үз өстенә алу хисабына гына башкарып булды, диде. Фондның Попечительлек советы узган елның 31 августында кабул иткәнчә, 2005 елның 1 мартына кадәр хисапка алынган ветеран өчен фатир бәясе 43,2 кв.м мәйданнан артмаса субсидия буенча исәпләнә, ягъни өстәмә акча түлисе булмый, әгәр инде шуннан арта икән, 36 кв.м субсидия бәясе буенча 1 кв.м өчен 26,2 мең сум исәбеннән түләнелә, калган кв.м агымдагы елда социаль ипотеканы гамәлгә ашыру программасында расланган 1 кв.м торак бәясе буенча исәпләнә.

Быел кабул ителгәнчә, 39 кв.м кадәр мәйдандагы торакка субсидия кысаларында исәпләп бирелә, артык метрларга торак алучыдан социаль ипотека бәясе буенча түләтелә.

Аерым алганда, Алабуга муниципаль берәмлегендәге фатир алган сугыш ветераны Касыйм Рәхмәтуллин дәүләткә артык 9 квадрат метр өчен 442 мең сумнан күбрәк суммада акча түләргә тиешлеге хакында матбугатта дөнья күргән материалда күрсәтелгән проблема буенча аңлатма биреп, Тәлгат Абдуллин: “Без шушы чикләрне билгеләгәндә проблемалар буласын күз алдына китергән идек. Шуңа күрә меценатларны җәлеп итү юнәлешендә эш барды. Бу очрак буенча шуны әйтә алам: Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев ветеран өчен билгеләнгән “артык” квадрат метрлар бәясен түләргә ризалык бирде. Болай эшләмәсәк, гамәлдәге торак белән тәэмин итү буенча торак төзелеше системасы таркалырга мөмкин. Шул рәвешле, ветераннарның хокукларын яклап, республика мөмкинлекләрен кушып, ветераннарга ярдәм итәрдәй кешеләрне җәлеп итеп, проблеманы хәл итәргә туры килә”, - дип аңлатты. Артык квадрат метрлар өчен берничә ел дәвамында әкренләп түләргә була, сугыш ветераннарының пенсиясе начар түгел, коммуналь хезмәтләр өчен түләгәннән аның айлык суммасы түбән, шулай ук ветеранның мирасын алырлык кешеләре бар, алар түли ала, дигән фикердә Т.Абдуллин.

Гомумән, шушы мәсьәләдә урыннардагы башкарма комитетлардагы вәкилләргә ветераннарга җентекләбрәк аңлатырга киңәш ителде, диде Т.Абдуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot