news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^2005 елда Татарстанда социаль ипотека буенча 6 мең фатир төзеләчәк

^2005 елда Татарстанда социаль ипотека буенча 6 мең фатир төзеләчәк

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Кичә Казан Кремлендә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Попечительләр советының беренче утырышы узды. Анда фонд эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде һәм 2005 елда республикада социаль ипотека буенча 6 мең фатир төзү нияте расланды, аның өчен фонд төрле чыганаклардан 5 миллиард 100 миллион сум җыярга тиеш.

Попечительләр советы рәисе – Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев утырышны ачканда, 2004 елның декабрендә төгәлләнгән тузган торакны бетерү программасында катнашкан барлык кешегә рәхмәт белдерде һәм Казанга меңьеллык юбилеен яңартылган һәм күркәмләнгән рәвештә каршы алырга мөмкинлек биргән программаның ролен югары бәяләде.

Республиканың социаль ипотека программасын шундый ук федераль программалар белән чагыштырып, Минтимер Шәймиев Татарстан моделен “югары әхлаклылык программасы” дип атады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның федераль ипотекага кагылышлы башка алымнар эшләргә күрсәтмә бирүен билгеләп үтте, алар аны урта сыйныф алырлык итәргә тиеш. Татарстанның бу өлкәдәге ниятләренә килгәндә исә, яңа программаның колачы тузган торакны бетерү программасы буенча төзелештән күпкә артып китә. 2005 елда Казанда меңнән артык һәм республика районнары һәм шәһәрләрендә биш меңгә якын фатир төзү карала. Төп докладчы – ТР Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллинга сүз биргәндә, Президент аны II дәрәҗәдәге “Ватан каршындагы хезмәтләре өчен” ордены медале белән котлады. Т.Абдуллин фикеренчә, республикада яңа программаны гамәлләштерүгә уңай шартлар булудан тыш, ул җитди хокукый база белән дә тәэмин ителгән.

Хәзер социаль ипотекага бер кешегә 18 квадрат-метр торак мәйданы булган шәһәр халкы һәм җан башына 21,5 кв.м. торагы булган авыл кешеләре дәгъва итә ала. Программада аерым категория гражданнарының башлангыч взносны түләмичә алу яки яшь гаиләләргә бала туган очракта 18 кв. метрны субсидия рәвешендә бирү карала. Республика районнары һәм шәһәрләрендә социаль ипотека буенча торак алырга теләгән гражданнарның исемлеге төзелә. Яшел Үзән һәм Чаллыда әлеге исемлекләр тулысынча формалашкан. Т.Абдуллин аларның ачык исемлекләр булып, тулылана алуын билгеләп үтте. Шуларның 15 процентын яшь гаиләләр тәшкил итә.

Минтимер Шәймиев журналистларга беренче утырышта социаль ипотека программасының концепциясе билгеләнүе, 2005 елга финанс планы раслануы, ревизия комиссиясе оештырылуы һәм аудитор компаниясе сайлавы буенча тендер игълан итү турында карар кабул ителүе турында сөйләде. Шулай ук гомуми акчаның 10 процентын янгын чыгу кебек очраклы хәлләргә сарыф итәргә карар ителгән.

Минтимер Шәймиев шулай ук фондның торак сыйфаты өчен җавап бирәчәге турында белдерде. "Фатир өчен акча түләүче кешеләр сыйфатлы торак алырга һәм фатирның кайсы район яки шәһәрдә урнашачагын планлаштыруны сайлау хокукына ия булырга тиеш" - дип ассызыклады ул. Моннан тыш, ипотека буенча төзелгән йорт түләп бетергәнче Дәүләт торак фонды балансында булачагы билгеле булды.

Дәүләт торак фондына планлаштырылган кертемнең җитмәгән күләме 40 миллион сум тәшкил итә. 2004 елның декабрендә программа гамәлгә куелуга Дәүләт торак фондына предприятиеләрдән 875 миллион сум, башка чыганаклардан 100 миллион сум кергән, шул исәптән башлангыч кертемнәр. Моннан тыш, фонд карамагында 2100 фатир. Попечительлек советы рәисендә кайбер артта калулар курку тудырмый. "Башлангыч капитал булмау нәтиҗәсендә күп программалар аксый. Ә безнең башлангыч капиталыбыз бар, ул программаның уңышлы эшли башлавына нигез булып тора. Яхшы башлап җибәрү мөһим", - дип тәмамлады очрашуны Минтимер Шәймиев.

Искә төшереп үтәбез, Попечительлек советы 21 әгъзаны берләштергән, шул исәптән 4 министр, эре шәһәр хакимиятләренең өч башлыгы һәм республиканың эре предприятиеләре директорлары. Попечительлек советы рәисенең урынбасары - ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. Утырышка шулай ук ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы җитәкчелекләре, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары һәм Татарстанның шәһәр һәм район башлыклары чакырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100