news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^2005 елда Татарстан икътисадына чит ил инвестицияләре 683,6 миллион доллар тәшкил иткән

^2005 елда Татарстан икътисадына чит ил инвестицияләре 683,6 миллион доллар тәшкил иткән

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). 2005 елда Татарстан икътисадына 683,6 миллион доллар чит ил инвестицияләре җәлеп ителгән, бу 2004 ел белән чагыштырганда, 14,7 процентка артыграк. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, аларның турыдан-туры инвестицияләре – 54,5 доллар, портфель инвестицияләре 1,3 миллион доллар тәшкил иткән. Бер ел өчендә барлыгы 10 илдән инвестиция килгән.

Люксембург, Ирландия, Бөек Британия, Кипр, АКШ һәм Төркия иң актив инвестор илләр булган. Татарстаннан да чит илгә инвестицияләр киткән, аларның суммасы 2005 елда 4,83 миллион сум тәшкил иткән.

Тулаем алганда, республикада тупланган чит ил инвестицияләре агымдагы ел башында 1432,1 миллион долларга җиткән, шул исәптән турыдан-турысы – 336,15 миллион доллар.

news_right_1
news_right_2
news_bot