(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Чечнягә Россия гаскәрләре кертелүнең 10 еллыгы уңаеннан Татар иҗтимагый үзәгенең Яр Чаллы бүлеге идарәсе РФ Федерация Советы әгъзаларына һәм РФ Дәүләт Думасы депутатларына шундый исемдәге мөрәҗәгать юллады. Анда 10 ел дәвам иткән мәгънәсез сугышның чечен халкына һәм Россиядә яшәүче башка халыкларга китергән, һичнәрсә белән дә тулыландырып булмый торган югалтулары, канлы сугышның җәмгыятькә салган зыяны бәян ителә.
«Бер дәүләт тә террорлык актларыннан гарантияләнә алмый, — диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. — Ләкин террор буш урында һәм бернинди сәбәпсез генә барлыкка да килми. Норд-Ост, Мәскәү метросындагы шартлатулар, очкычларны шартлату һәм, ниһаять, Беслан фаҗигасенә китергән терактларның сәбәпләрен анализлау шуны күрсәтә: алар барсы да бүгенгәчә дәвам итүче чечен сугышы белән бәйле. Шулай итеп, терактларны булдырмау өчен әлеге мәгънәсез сугышны туктатырга кирәк».
Мөрәҗәгать авторлары Чечнядәге канкойгыч сугышны кичекмәстән туктатырга һәм чечен проблемасын тыныч юл белән хәл итәргә чакыра.