news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2005-2010 елларга исәпләнгән ТРда кече эшкуарлыкка ярдәм Программасын раслау турындагы закон проекты республика парламентында беренче укылышта каралачак

2005-2010 елларга исәпләнгән ТРда кече эшкуарлыкка ярдәм Программасын раслау турындагы закон проекты республика парламентында беренче укылышта каралачак

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында “2005-2010 елларга исәпләнгән ТРда кече эшкуарлыкка ярдәм Программасын раслау турында”гы закон проекты каралды.

Кече эшкуарлыкка ярдәм программасы 2005-2010 елларга республиканың социаль-икътисади үсеше Программасының бер өлеше булып тора һәм кече эшкуарлык субъектларына дәүләти ярдәм чараларын үз эченә ала.

Программаны гамәлгә ашыру барышы буенча ведомствоара һәм төбәкара координацияне һәм контрольне ТР Министрлар Кабинеты башкарачак. Документны эшләүчеләр фаразлаганча, Программаны гамәлләштерү нәтиҗәсендә тулаем төбәк продуктында кече эшкуарлык субъектлары өлеше – 30 процент, бер кече предприятиегә өстәмә кыйммәт – елына өч миллионга якын, Татарстанның берләштерелгән бюджетының гомуми керемендә кече бизнес субъектларының салым түләүләре өлеше 32 процент тәшкил итәргә тиеш.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев билгеләп үткәнчә, икътисадта урнашкан монополизм шартларында кече бизнеска юл яруы кыен. “Беренче программаны без беренчеләрдән булып кабул иттек, ул вакытта безгә бәхет елмайды – программаны ТР Президенты шәхсән үзе патронажлыкка алды”, - диде ул.

Депутатлар закон проектын беренче укылышта карау өчен ТР Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot