Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2004 елда юл-транспорт һәлакәтләре саны 4,6 процентка арткан
2004 елда юл-транспорт һәлакәтләре саны 4,6 процентка арткан
(Казан, 5 гыйнвар, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстанда 2004 елда 6500гә якын юл-транспорт һәлакәте булган, бу 2003 елга караганда 4,6 тапкыр күбрәк. Республика юлларында барлыгы 882 кешенең гомере өзелгән, 7958 кеше җәрәхәтләнгән. Бүген бу мәгълүматларны "Татар-информ" агентлыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ матбугат үзәге хәбәр итте.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, узган елда исерек йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләр саны 6,6 процентка арткан. Казанда исә, мондый һәлакәтләр 20 процентка кимегән.
Узган ел балалар катнашы белән республикада 725 авария булган, бу алдагы елга караганда 1 процентка кимегән. Узган елда Казанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте саны 2003 ел белән чагыштырганда 7,5 процентка кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз