news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2004 елда Татарстанда җинаятьләрне ачу саны кимегән

2004 елда Татарстанда җинаятьләрне ачу саны кимегән

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанның һәм барлык Идел буе федераль округының хокук саклау структурасында башлангыч тикшерү органнарында профессональ хезмәткәрләрнең кимүе һәм ачылган җинаятьләр санының түбән булуы төп проблема булып кала. Бу турыда бүген Казанда Идел буе федераль округы субъектларының Эчке эшләр министрлыгы, шәһәр эчке эшләр идарәсе һәм эчке эшләр идарәсе каршындагы тикшерү бүлекләре җитәкчеләре киңәшмәсендә билгеләп үтелде.

РФ Эчке эшләр министрлыгы каршындагы тикшерү комитеты башлыгы урынбасары, Идел буе федераль округы буенча тикшерү идарәсе башлыгы юстиция полковнигы Вячеслав Старков билгеләп үткәнчә, тикшерү бүлекләреннән профессионаллар китүе түбән хезмәт хакына һәм хезмәткәрләрнең социаль яктан якланмауларына бәйле. Гомумән алганда, әлеге проблема башлангыч тикшерү бүлеге генә түгел, ә барлык хокук саклау структурасы алдында тора.

ТР Эчке эшләр министры урынбасары Андрей Вазанов үз чыгышында республикада кадрлар проблемасын хәл итү өчен нинди эш алып барылуы турында сөйләде. Бу - оргтехника һәм акчалата тәэмин итү дә. Республикада ун ел дәвамында "Хокук саклау органнарының иң яхшы тикшерүчесе" конкурсы үткәрелә. Җиңүчеләр бүләккә акчалата премия, көнкүреш техникасы, фатир ала. Андрей Вазанов республиканың тикшерү аппараты эшләренә йомгак ясап, ачылган җинаятьләрнең аз - 60 процент тирәсе, ә аеруча авыр җинаятьләрне ачу 54,5 процент тәшкил итүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, уңай тенденцияләр дә бар. Мисал өчен, тәмамланган эшләрнең гомуми саныннан судка җибәрелгән җинаять эшләренең чагыштырма авырлыгы Россиянең уртача күрсәткеченнән (83,4 процент) артып киткән һәм 91,2 процент тәшкил иткән. Өстәмә тикшерү өчен кире кайтарылган җинаять эшләре саны 30 процентка кадәр кимегән.

ТР Куркынычсызлык советы секретаре Венер Сәлимов республикада оператив-җинаять хәле элеккечә катлаулы, дип саный. Ул узган ел икътисади характердагы җинаятьләр, урлау һәм талау очракларының күп теркәлүе, коррупция һәм фәхишәлек үсеше турында хәбәр итте. Аның фикеренчә, Татарстанда коррупция турында үз закон проектын эшләргә кирәк. Хәзерге вакытта республикада коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе эшләнелгән, аның проекты ТР Хөкүмәтенә каралырга бирелгән. Йомгаклау сүзендә Венер Сәлимов тикшерү аппараты хезмәткәрләренә үз эшләрен югары әхлак принципларына таянып башкарырга һәм гражданлык җаваплылыгы турында истә тотуларын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot