Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2004 елда Татарстан өстәмә 19,5 миллиард сум керем алды
2004 елда Татарстан өстәмә 19,5 миллиард сум керем алды
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). 2004 елда Татарстанның берләштерелгән бюджеты керемнәр буенча 75,2 миллиард сум күләмендә башкарылган, ә күптән түгел кертелгән төзәтмәләр белән план 73 миллиард тәшкил итә иде. Бу хакта бүген журналистларга республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Башлангыч планга караганда, өстәмә алынган керемнәр 19,5 миллиард сум күләмендә исәпләнә. Бу алдан бюджет керемнәрен исәпләгәндә нефтьнең тышкы бәясе бер баррель өчен 20 доллар, эчке бәясе тоннага 2785 сум итеп алынуга бәйле. Билгеле булганча, беренче күрсәткеч артты. Моннан тыш, нефть эшкәртү һәм нефтехимия продукциясе базарында уңай конъюнктура булды.
Өстәмә керемнәрнең 14,3 миллиарды министрлыклар һәм ведомстволар аша халык хуҗалыгының агымдагы ихтыяҗларына бүленгән, шул исәптән, капиталь төзелешкә 8,4 миллиард сум тотылган (Казан объектларына – 5,4 миллиард). Җирле бюджетларга 5,2 миллиард сум җибәрелгән, шуның ярдәмендә хакимиятләр тауар һәм хезмәт күрсәтүчеләр алдында булган бурычларын тулысынча түләп бетергән.
Татарстан бюджеты керемнәренең чиреккә якыны федераль бюджеттан күчерелгән акчалар. Аларның күләме 18,2 миллиард сум тәшкил иткән, бу вәгъдә ителгәннән 5,4 миллиардка күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз