news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2004 елда 8,8 эшсез профессиональ белем бирү үзәкләрендә әзерлек үтте

2004 елда 8,8 эшсез профессиональ белем бирү үзәкләрендә әзерлек үтте

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Виктор Смирнов). ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгының һөнәри әзерлек бүлеге мәгълүматларына караганда, 2004 елда республикада 8,8 мең кеше, ә бу 2003 ел белән чагыштырганда 1,1 меңгә артыграк, һөнәри белем алганнар. Ул башлангыч әзерлек, яңадан әзерлек һәм квалификация күтәрүне үз эченә ала.

Һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе урынбасары Галина Давыдова хәбәр иткәнчә, эшсез гражданнарга профессиональ белем бирү юлы белән хезмәт базарында эшче көчләрнең конкурентлыгы һәм һөнәри күчешенә ирешү мәшгульлек өлкәсендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Аның сүзләренчә, узган ел профессиональ белем бирү учреждениеләренә җибәрелгәннәрнең 75 процентын - хатын-кызлар, 56 проценты – 16 яшьтән 29 яшькә кадәр булган егетләр, 3,7 процентын инвалидлар тәшкил иткән. Шуның белән бергә, белгечлеге булган эшсезләрнең 55 проценты бүгенге көндә күбрәк таләп ителә торган белгечлекләр буенча яңадан укыту өчен җибәрелгән, 27 проценты башлангыч әзерлек һәм 18 проценты белемнәрен күтәргән.

Профессиональ әзерлек үткән элекке эшсезләрне эшкә урнаштыру республика хөкүмәте билгеләгән күләмне 95 процентка узып киткән. Эшсезләргә һөнәри белем бирү буенча ачык конкурста җиңгән уку учреждениеләрендә 70тән артык һөнәр һәм белгечлек буенча курс үткәрелгән.

Белем алучыларның гомуми санының 80 проценттан артыграгы иң беренче чиратта таләп ителә торган - электр белән эретеп ябыштыру, котельный операторы, лифтер, автомобиль йөртүче, сатучы, ЭВМ операторы – белгечлекләр буенча белем алган. Кушылган белгечлекләр – ташчы-түбә ябучы, агач эше-балта остасы, кисүче-тегүче кебек, эшкә урнашырга зуррак мөмкинлекләр бирә торган белгечлекләр буенча да белем бирелгән.

2004 ел дәвамында профессиональ белем бирүдә заманча технологияләр - дистанцион белем бирү, модульле һәм мультимедиа программаларын кертү дә тормышка ашырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot