news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2002-2010 елларда Татарстан авылларыннан 48 мең кеше киткән

Бу икътисадта, шул ук вакытта агросәнәгать секторында да, тотрыклы үсеш чоры булуын билгеләп үтәргә кирәк

  (Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2002-2010 елларда Татарстан авылларыннан 48 мең кеше киткән. Бу икътисадта, шул ук вакытта агросәнәгать секторында да, тотрыклы үсеш чоры булуын билгеләп үтәргә кирәк. Татарстан Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе бу көннәрдә узган киңәшмәдә әлеге проблема буенча күзаллаулары белән уртаклашты.

ТР Фермалары лидерын яшьләрнең авылдан китүе борчый, ә бит ТР агросәнәгать комплексын үстерүдә яшь ветеринария табиблары, агроном, иктисадчы, бухгалтерларга зур өметләр багланган иде.

К.Байтимеров белдергәнчә, кагыйдә буларак, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү цехлары ачкан, умартачылык, терлек һәм кош үрчетү белән шөгыльләнүче ата-аналарның балалары авылда кала. Андый гаиләләрдә аграр вузларны һәм техникумнарны тәмамлаган балалар ата-анасына ныклы ярдәмче була. Авылдан киткән яшьләр шәһәрдә җиңел тормыш эзли, белгечлекләре буенча эш тапмагач, эшмәкәр төзүче була, хәтта каравылда да торалар. Шул ук вакытта авыл территорияләре бушап кала. Бу факт фермерлык үсешен дә тоткарлый, дип борчылуын белдерде К.Байтимеров.

news_right_1
news_right_2
news_bot