Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
200 мең сумнан артык акчаны үз хисабыңа күчерү мошенниклык билгесе булырга мөмкин
Тиз түләүләр системасы (СБП) аша үз хисабыңа 200 мең сумнан артык акча күчерү мошенниклыкны ачыклый торган билге булып тора. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Россия банкы тугыз билгене аерып күрсәтә, алар буенча банклар мошенниклыкны ачыклый: (алар арасында – иск. Т-и) кредит рәсмиләштергәннән соң 24 сәгать эчендә акча алу, СБП буенча үз хисабыңа 200 мең сумнан артык акча күчерү, интернет-банкта авторизация өчен телефон номерын алыштыру», - дип сөйләделәр ведомствода.
Моннан тыш, кулланучының финанс операцияләре өчен тәүлекнең гадәти булмаган вакытын яки банкомат адресын сайлавы, шулай ук клиентка хас булмаган акча сорау мөрәҗәгате (мәсәлән QR-код буенча) һәм финанс операциясенә кадәр 6 сәгать алдан телефон сөйләшүләренең активлыгы мошенниклык билгеләре булып тора.
Башка билгеләр арасында – клиент телефоны характеристикасының үзгәрүе, зарарлы программаларның булуы, шулай ук бер календарь көн эчендә биш һәм аннан да күбрәк акча бирүдән баш тарту.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз