news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Калеб" проектлары Кариев театрында күрсәтеләчәк, ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте, Казанда татар юмор мәктәбен булдыралар.

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша / Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты / Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.

50 ел дәверендә Казан дәүләт энергетика университеты 50 мең кешене укытып чыгарган / Юбилей уңаеннан тантаналы чарада университет ректоры уку йортының казанышларын уртаклашты, КДЭУ хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

"Калеб" берләшмәсе проектлары Кариев театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк / Әмма "Калеб" проектының Кариев театры белән кушылуы турында сүз бармый, диде театр директоры.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте / Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

Казанда татар юмор мәктәбен ачарга җыеналар / “МИН ЮМОРИСТ” тамашасын оештыручылар яңа талантлар эзли.

Татар спортчысы Илдар Ягъяев Казахстан чемпионатына әзерләнә / Киевта узган дөнья чемпионатында Илдар Ягъяев җиңүче булган иде.

EuroSkills 2018 чемпионатында катнашучы Татарстан кызы ярышларда җиңәргә өметләнә / Карина Халеева һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында Россия җыелмасы составында Татарстан данын яклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot