news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

20 октябрьгә кадәр документаль фильмнар кинофестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә

Татарстан режиссерлары масштаблы «Белем.Кино» документаль фильмнар фестивалендә катнаша ала. Фестивальне Россиянең «Белем» җәмгыяте оештыра. Гаризалар кабул итү 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Белем» җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль сүзләренчә, фестивальнең ике максаты бар. «Беренчесе — кино индустриясенә кешеләргә трамплин бирү. Икенчесе — кинокартиналарны, ә чынлыкта белемне максималь киң аудиториягә җиткерү. Бүген бик күп матур, мөһим, көчле картиналар барлыкка килә, һәм без бу эшләр үз тамашачысын тапсын өчен ярдәм итәргә телибез», — дип сөйләде Древаль.

Сайлап алу биш төп номинациядә узачак: «Кинохроника», «Тикшеренүләр» («Исследования»), «Әңгәмә («Беседа»), «Табигать күренешләре турындагы фильм («Видовой фильм»), «Беренчеләр» («Первые»). Бу номинацияләрдә җиңүчеләр 500 мең сум күләмендә грант алачак. «Беренчеләрне сайлау» (»Выбор Первых») махсус номинациясе җиңүчесе 200 мең сумлык грантка ия булачак. Грант акчаларын тәмамланмаган кинодокументаль проектны гамәлгә ашыру, профильле уку, стажировка һәм кино төшерү өчен профессиональ җиһазлар сатып алуга тотарга мөмкин.

Бәйгегә тәкъдим ителгән барлык эшләр жюри тарафыннан бәяләнә. Иң яхшы эшләр кинофестивальнең шорт-листына керәчәк.

Кинофестиваль турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча бирелә. Монда ук конкурс программасында катнашу өчен гариза бирергә мөмкин. Фестивальдә 18 яше тулган Россиянең һәр гражданы катнаша ала, ә «Беренчеләр» һәм «Беренчеләрне сайлау» махсус номинацияләрендә 14 яшьтән катнашырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100