Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
20 млн урлаган Луиза Хәйруллинаның кулга алыну вакытын озайтканнар
Уфаның Орджоникидзе районы суды Луиза Хәйруллинаны кулга алу вакытын ике айга озайткан.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Уфаның Орджоникидзе районы суды Луиза Хәйруллинаны кулга алуны ике айга озайтты. «Россельхозбанк»ның элеккеге кассирының СИЗОда тоту вакыты 2019 елның 2 сентябрендә чыккан. Яңа билгеләнгән арестның кайсы вакытка кадәр озайтылуын суд вәкилләре әйтмәгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
- Луиза Хәйруллина банктан 20 миллион сум акча урлауда гаепләнә. 27 майда хатын ире Марат белән бергә, акчаларны урлап, 8 һәм 12 яшьлек ике балаларын алып, Салават шәһәреннән китә. Ир белән хатын бер айга якын яшеренеп яшәгән. Гаиләне Казанда арендага алынган фатирда табып алалар һәм тоткарлыйлар.
Җинаять кылуда шикләнелүчегә карата «Үзләштерү һәм зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Марат Хәйруллин - өй арестында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз