news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

20 меңлек түләү хәрби хезмәткә үз теләге белән китүчеләрнең балаларына бирелергә мөмкин

Мобилизацияләнгән ир-атларның балигъ булмаган балаларына түләнә торган 20 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган түләүләрне Татарстан хакимияте «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына үз ирекләре белән китүчеләрнең балаларына да кертергә уйлый. Бу түләүләрне шулай ук Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Росгвардия хезмәткәрләренә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм махсус операция зонасына командировкага җибәрелгән Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе (УФСБ) хезмәткәрләре өчен киңәйтү күздә тотыла.

Татарстан Министрлар кабинеты карары проекты «Рәсми Татарстан» порталында урнаштырылган. Документны төбәкнең Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән. Ул Министрлар кабинетының 11 октябрьдә чыккан гамәлдәге карарын алыштырырга тиеш, ул өлешчә мобилизация барышында хәрби хезмәткә алынган республика кешеләренең балаларына бер тапкыр бирелә торган түләүләрне күздә тота.

Пособиеләргә акча Татарстан Хөкүмәтенең резерв фондыннан бүленергә тиеш булачак. Документ 2022 елның 24 февраленнән соң булган карарларга кагыла – ягъни, Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән махсус хәрби операция башланганнан бирле.

Моңа кадәр, 7 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов түләүләрне үз иреге белән хәрби хезмәткә китүчеләрнең балалары өчен дә кертергә кушты. Әлегә республиканың Министрлар кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза. Ул 18 ноябрьдә тәмамлана.

«Татар-информ» Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның хәрби хезмәткәрләрне аренда түләүләреннән азат итү турындагы күрсәтмә имзалавын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot