news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

20 меңнән артык казанлы “Россия чаңгы юлы-2017”гә чыкты

Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионына чаңгыда шуарга 3 меңгә якын кеше килде.

20 меңнән артык казанлы “Россия чаңгы юлы-2017”гә чыкты
Рамиль Гали

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Ел саен үтә торган “Россия чаңгы юлы” массакүләм чаңгы ярышларында 2017 елда Казанда 20 меңнән артык кеше катнашты. Бу ярышлардаТатарстанда, гомумән, 190 меңгә якын кеше чыккан.

Бөтенроссия чаңгы ярышларында катнашучыларны Татарстан башкаласында өч мәйданда кабул иттеләр: Горки-Әмәт урман паркында, Казансу тугаенда (Гаврилов урамы буенча) һәм Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында. Нәкъ менә шушында киләчәктә Казан һәм Татарстан спорчыларын әзерли торган чаңгы  үзәген булдыру плашлаштырыла. Тиздән “Локомотив”та чаңгы-биатлон комплексы үсеп чыгачак.

Ярышта беренче булып стартны 1999 елгы һәм кечерәк яшьтәге кызлар алды. Алар “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы зачетына 3 км үтте. Алардан соң 5 км дистанцияне шул ук яшьтәге егетләр узды. Аларның нәтиҗәләре шулай ук “Хезмәткә һәм оборонага әзер” зачетына керде. Аннары дистанциягә 1998 елгы һәм аннан да өлкәнрәк спортчылар чыкты. Ир-атлар - 10 км, ә хатын-кызлар 5 км үтте.

Ярышларны тантаналы ачу вакытында Татарстанның премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев лаеклы рәвештә Казанны Россиянең спорт башкаласы дип атады. “Безнең балаларда кечкенә яшьләреннән сәламәт яшәү рәвеше һәм спортка мәхәббәт тәрбияләүдә барлык мөмкинлеләребез бар”, - дигән ул. Моннан тыш, шәһәр халкын Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казанның Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов һәм Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сәламләде.

Ярышны ачу тантанасыннан соң Фәттахов һәм Шәйхетдинов дистанциягә юл алдылар. Аларның икесе дә спортны бик ярата. Мәсәлән, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары бер-ике атна элек “Казан чаңгы марафоны”нда катнашты.

“Бүген монда бәйрәм мохите хөкем сөрә, шәһәрдән күп кеше чаңгы юлына килде. Без казанлыларга үз үрнәгебез белән спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген күрсәтергә тырышабыз. “Локомотив”ка бүген 3 меңнән артык кеше килде һәм бу бик куандыра. Спорт объектлары торгызыла, яңа яктыртылган трассалар булдырыла, шуңа күрә халыкта да кызыксыну арта”, - дип белдерде Шәйхетдинов фиништан соң.

Кызганычка каршы, Дамир Фәттахов чаңгы марафонында катнаша алмады. Сәбәбе – зур булмаган җәрәхәт. Ул тулысынча төзәлеп бетмәсә дә, Казанның Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары “Локомотив”та үткән икенче җитди чаңгы ярышыннан читтә кала алмады һәм дистанциягә юл алды. “Мин әле тулысынча терелеп бетмәдем, ләкин араны бик яхшы үттем һәм шуннан ләззәт алдым. Миндә булган мәгълүматлар буенча, чаңгы юлына 20 меңнән артык кеше чыккан. Бу бик яхшы, чөнки бу торган саен күбрәк кешеләрнең спортка килүе турында сөйли. Бу чараларда күбрәк кешеләр катнашкан саен, милләт сәламәтрәк булачак”, - дип искәртте Фәттахов.

Әйтергә кирәк, чаңгы ярышларына бүген Горки-Әмәт урман паркындагы чаңгы юлына Татарстан Республикасы Югары суды судьялары Альбина Габидуллина, Ленар Гарипов, Марс Самитов һәм Ридаиль Сафиуллин чыкты. Алар символик 2017 метр дистанцияне үткән, дип хәбәр итә суд матбугат хезмәте. "Россия Чаңгы юллары" һәм башка спорт чараларында Татарстан Республикасы Югары суды судьялары катнашуы традициягә әйләнде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100