news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

20 меңгә якын кеше рус теле буенча БДИны вакытыннан алда тапшырачак

БДИ бүген, 27 мартта, 202 имтихан уздыру пунктында узачак.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). 2017 елда Рус теленнән БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында 20 меңгә якын кеше бирәчәк. Бу турыда Мәгариф күзәтчелеге ведомствосы хәбәр итә, дип яза РИА-Новости.

«Вакытыннан алда тапшыру этабында рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаны 19,7 мең кеше, нигездә узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар бирде. БДИ 202 имтихан уздыру пунктында узачак», - диелгән Рособрнадзор хәбәрендә.

БДИ-2017 расписаниесе буенча, 27 мартта вакытыннан алда тапшыру этабында рус теленнән имтихан була. Барлык имтихан уздыру пунктларында онлайн-режимда видеокүзәтү алып барылачак, контроль-үлчәм материалларны аудиторияләрдә бастыру һәм җавап бланкларын шунда ук сканлаштыру кулланылачак.

Рус теле буенча БДИ –урта белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри предметларның берсе. Аттестат алу өчен минималь балл – 24. Моннан тыш рус теленнән БДИ нәтиҗәләре вузга керү вакытында да исәпкә алына. Югары уку йортлары бу предмет буенча минималь керү баллын 36 баллдан да түбәнрәк билгели алмый.

БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы 23 марттан 14 апрельгә кадәр уза. Катнашуга гаризаларны 84 төбәктән 44 мең кеше биргән. Үз нәтиҗәләрен имтихан бирүчеләр 10 апрельдән дә соңармыйча белергә тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100