Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
20 меңгә якын кеше җәмгыять белеме һәм рус әдәбияты буенча вакытыннан алда БДИ тапшырачак
Җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан сынау нәтиҗәләрен катнашучылар 18 апрельдән дә соңармыйча беләчәк.
(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Россиядә 20 меңнән артык кеше 7 апрель көнне вакытыннан алда җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы язачак, дип хәбәр итә Мәгариф күзәтчелеге ведомствосы.
Җәмгыять белеме буенча БДИда катнашуга гаризаны 17,5 меңгә якын укучы тапшырган. Рус әдәбияты буенча сынауны вакытытннан алда 3,2 мең кеше узарга карар кылган.
Мәгариф күзәтчлеге ведомствосы төбәкләрдә имтихан барышына иҗтимагый күзәтүчеләр һәм ведомство хезмәткәрләре күз-колак булачак. Барлык имтихан уздыру пунктларында онлайн режимда видеокүзәтү оештырылачак, контроль-үлчәм материалларны аудиторияләрдә бастыру һәм җаваплар бланкларын шунда ук сканлаштыру технологияләре кулланылачак.
Җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан сынау нәтиҗәләрен катнашучылар 18 апрельдән дә соңармыйча беләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз