Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казан марафонында 10 меңнән артык кеше катнашты, Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде, халык мәдәнияте бәйрәмнәре графигы расланды.
Тина Канделаки: Миңнехановны ун ел беләм, һәм ул һәрвакыт спорт белән шөгыльләнә/ “Матч ТВ” телеканалы генераль продюсеры сүзләренчә, Татарстан Президентының Казан марафонында катнашуы зур үрнәк булып тора.
"Казан марафоны-2018" җиңүчеләре билгеле булды/ Быел стартта яңадан рекорд куелды – йөгерешкә 10,5 мең кеше чыкты.
Мәскәү татарлары Штабындагы беренче ифтар “Бердәм халык – бердәм илдә” дип атала/ Быел Мәскәү татарлары Штабы Рамазан аенда берничә ифтар мәҗлесе уздырырга ниятли.
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде/ “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен карарга Кариев театрына күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр җыелды.
“Музейлар төне”ндә Ислам мәдәнияте музее Гөлназ Исмәгыйлева күргәзмәсен уздырды/ Музейда Н.Нәккаш - “Тугра”, К.Хәкимова - кына белән рәсем төшерү, Г.Исмәгыйлева - “Эко-сувенир”, А.Мөхәммәтшина “Язгы чәчәк" остаханәсен алып барды.
Казан хоккейчы кызлары Электростальдә көндәшләрен 3:2 исәбе белән җиңде/ Матч Россия чемпионаты кысаларында, чирәмдә хоккей буенча хатын-кызлар командалары арасында Суперлигада үткәрелде.
Татарстанда 2018 елга республика халык мәдәнияте бәйрәмнәре графигы расланды/Татар, рус, чуваш, мордва, мари, удмурт, керәшен һәм славян халыклары яз һәм җәй айлары дәвамында үз мәдәниятләрен халыкка танытачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз