news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

20 майда Россиядә Идел көне билгеләп үтелә

Идел көне беренче тапкыр 2008 елда Түбән Новгородта “Бөек елгалар – 2008” Х халыкара фәнни-сәнәгать форумы вакытында үткәрелә.

20 майда Россиядә Идел көне билгеләп үтелә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). 20 майда Россиянең барлык Идел буе төбәкләре бөек елга – Идел көнен билгеләп үтә. Бу хакта Calendar.ru сайты хәбәр итә.

  • Идел елгасы Россиядә генә түгел, Европада да зурлардан берсе. Аның озынлыгы 3,7 мең километр. Россиянең сигез процент мәйданын биләүче бассейн мәйданы 1,5 миллион квадрат километрны тәшкил итә. Идел буенда илнең авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре урнашкан. Һәр елны Идел буйлап 250ләп куб километр су ага.

Идел көне беренче тапкыр 2008 елда Түбән Новгородта - “Бөек елгалар – 2008” Х халыкара фәнни-сәнәгать форумы вакытында билгеләп үтелә. Аннан бәйрәмгә Россиянең башка төбәкләре кушылып китә. Алар арасында Татарстан Республикасы, Волгоград, Әстерхан, Ярославль, Самара өлкәләре бар.

  • 20 май – Иделгә ярдәм итү чараларыннан бердәнбер көн түгел. 2006 елдан Мәскәүдә ЮНЕСКО бюросы тәкъдиме белән Россиядә “Тере Идел” табигатьне саклау программасы тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100