news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

20 мартта Түбән Новгород Җәмигъ мәчетенең ачылуына 106 ел тулды

2008 елда ул федераль әһәмияткә ия тарихи һәм мәдәни объекты дип табылды.

20 мартта Түбән Новгород Җәмигъ мәчетенең ачылуына 106 ел тулды
Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 2021 елның 20 мартында Түбән Новгород Җәмигъ мәчетенең ачылуына 106 ел тулды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Иң элек шунысын искәртергә кирәк: 2008 елда Түбән Новгород Җәмигъ мәчете федераль әһәмияткә ия тарихи һәм мәдәни объект дип табылды.

Ул патша заманында төзелгән соңгы зур Аллаһ йорты була. Халык арасында аны «тау башындагы» мәчет дип атап йөртәләр. Үз заманында ул Түбән Новгородта Ярминкә мәчетеннән кала икенче иман йорты була.

Түбән Новгород Җәмигъ мәчетен төзү эшләре, рөхсәт алганнан соң дүрт елдан соң, 1913 елда гына башланып китә. Ике катлы кирпеч мәчет 2015 елның 20 мартында тантаналы төстә ачыла.

Совет заманында мәчет ябык була, ә аның бүлмәләрендә хәрби госпиталь, балалар бакчасы һәм склад урнаша. 50 ел өзлексез дәвам иткән көрәштән соң, шәһәр мөселманнары ниһаять иман йортын дин тотучыларга кайтарып бирүгә ирешә.

Озакка сузылган төзекләндерү эшләреннән соң, 1991 елда мәчет дин тотучыларны кабул итә башлый, анда мөселманнар намазга җыела һәм якшәмбе мәктәбе эшкә керешә. Хәзерге вакытта Түбән Новгород Җәмигъ мәчете өлкә мөселманнарының рухи үзәге буларак эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100